Accessibility links

Кайнар хәбәр

Голодец: Русиядә яман шеш белән авыручылар алга киткән илләрдәгедән күбрәк


Ольга Голодец
Ольга Голодец

Русиядә онкологик авырулар белән авыручылар саны, яман шешкә каршы көрәштә алга киткән илләрдәгеләр белән чагыштырганда, күбрәк. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец белдерде.

"Русиядә яман шеш белән 3,5 миллион кеше авырый. Ел саен 500 мең кешедә беренче тапкыр яман шеш табыла. Алга киткән илләр белән чагыштырганда, онкологиядән үлүчеләр саны бездә зуррак. Русиядә ул йөз мең кешегә 124,4 кеше туры килсә, алга киткән илләрдә - 108,1, Япониядә 93,8 кеше тәшкил итә", дип китерә Голодецның сүзләрен РИА Новости.

Үлем сәбәпләре арасында онкология икенче урынны алып тора һәм 15,6 процент тәшкил итә, дип белдерә вице-премьер.

Шул ук вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә вазгыять төрлечә. Кайбер төбәкләрдә ныклап эшләргә кирәк. Голодец сүзләренчә, халыкның онкологиягә булган мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк: яман шешне дәвалап була.

"Бүген һәр кешене дәвалау өчен акчалар бүленгән, ләкин Росздравнадзор һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан җитди контроль кирәк. Кызганыч ки, еш кына авырулар вакытында тиешле медицина ярдәме ала алмый яки ул ярдәм сыйфатсыз", ди Голодец.

Татарстанда да республика онкология хастаханәсенә районнардан машиналар агыла. Республикада 97 945 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора

Татарстанның яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин яман шешкә каршы системалы эшләү җитешми дип саный.

XS
SM
MD
LG