Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:58

Нью-Йоркның Эйзенхауер паркында American Tatar Assosistion of NY (ATANY) оештырган милли чарада 200дән артык кеше катнашты. Алар арасында Кытайдан күченгән беренче агым мөһәҗирләр һәм Совет берлеге җимерелгәч килгән татарлар да бар иде.

Бу юлы Сабантуйда Казаннан килгән ике җырчы чыгыш ясады. Узган атна ахырында үткән Вашингтон Сабантуена андагы татарлар чакыруы белән килгән Сәидә Мөхәммәтҗанова Нью-Йорк татарларының да күңелен күтәрде. Шулай ук Казан җырчысы Лилия Хәйруллина да озын борынгы көйләрне һәм эстрада җырларын башкарды. Өлкән буын һәм яшьрәк татарлар да үзләре яраткан татар җырларын сузды.

Аркан тартышу бәйгесендә нәни малайлардан башлап олы абыйларга кадәр каты көрәш барды. Ир-атлар ярышы хәттә ярымфинал һәм финал рәвешендә үтте. Йомыркалы кашык белән йөгерү кебек башка милли уеннар оештырылды. Бәйрәмне кызык итеп, халыкны көлдереп Питсбургтан Илмир Әхмәтҗанов алып барды.

Нью-Йорк татарларының киләсе зур очрашуы 4 ноябрдә ATANY татар оешмасының 90 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә рәвешендә узачак.

Бәйрәм мизгелләре Азатлык фотогалереясендә

XS
SM
MD
LG