Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:38

Медиа: Путин белән Трамп "Егермелек" җыенында ике тапкыр очрашып сөйләшкән


Трамп белән Путинның рәсми очрашуы

7 июль "Егермелек" җыены кысасында узган рәсми очрашудан соң АКШ һәм Русия җитәкчеләре формаль булмаган шартларда да аралашкан. Тик бу хакта рәсми рәвештә хәбәр ителми. Трамп үзе моны "ялган яңалык" дип белдерде.

Дүшәмбе CNN каналына бу мәгълүматны АКШ президенты каршындагы дәүләт иминлеге шурасы вәкиле дә раслаган. Аның сүзләренчә, Путин белән Трампның икенче очрашуы саммитта катнашкан ил җитәкчеләре өчен оештырылган кичке аш вакытында булган.

Ике ил башлыгының икенче тапкыр аралашуы турында беренче булып Eurasia Group тикшеренү үзәге җитәкчесе, танылган Америка сәясәтчесе Иан Бреммер хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматлардан аңлашылганча, ил башлыкларының икәүдән-икәү генә аралашуы бер сәгать чамасы дәвам иткән. Әңгәмәне Владимир Путинның тылмачы тәрҗемә иткән. Бреммер моны беркетмәне бозу дип атаган. Очрашуда Дональд Трамп ягыннан бер генә рәсми зат та катнашмаган.

АКШ президенты исә әлеге яңалыкны "фейк" дип белдерде. Трамп Twitterында әлеге очрашу хакында матбугат белә иде, безне кичке ашка Германия канцлеры Ангела Меркель чакырды, дип язды.

Трамп белән Путинның рәсми очрашуы "Егермелек" җыены кысаларында Һамбургта узды. Алар ике сәгатьтән артык сөйләште. Очрашу барышында ике президент Сүрия һәм Украинадагы вазгыять, терроризм һәм киберҗинаятьчелек мәсьәләләре, Төньяк Кореяның атом-төш програмы тирәсендәге хәлләр турында фикер алышты.

XS
SM
MD
LG