Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 08:08

Рөстәм Миңнеханов Бишкәктә Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты


Рөстәм Миңнеханов һәм Алмазбәк Атамбаев

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкәктә "Алтай цивилизациясе" форумы читендә Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты

Алар үзара хезмәттәшлек турында сөйләшкән, дип хәбәр итә Татарсан президентының матбугат үзәге.

Миңнеханов "Алтай цивилизациясе" форумының әһәмиятен югары бәяләгән. "Бүген без барыбыз да туган телне, мәдәниятне һәм тарихны саклау турында уйланабыз. Зур игътибарга лаек, бик мөһим мәсьәләләр бу", – дип китерә аның сүзләрен матбугат үзәге. Татарстан президенты Евразия киңлекләрен ныгытуны шушы җирлектәге дәүләтләрнең стратегик бурычларының берсе дип атаган.

Кыргызстан президенты, үз чиратында, Бишкәктә Алтай цивилизациясен өйрәнү институты ачарга тәкъдим иткән.

Июнь ахырында Татарстанда Кыргызстан мәдәнияте көннәре булды. Чараларның ачылышы алдыннан республикага эш сәфәре белән Кыргызстан президенты Атамбаев та килгән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG