Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатлар ФСБның "яшерен төрмәсе" турындагы мәгълүматны тикшерүне таләп итә


Аброр Азимов
Аброр Азимов

Петербур метросында террор гамәле эше нигезендә гаепләнүче Акрам һәм Аброр Азимовларны яклаучы адвокатлар Дмитрий һәм Ольга Динзе Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Алар ФСБның "яшерен төрмәсе" турындагы дүшәмбе медиага таралган мәгълүматны тикшерүне таләп итә.

Дүшәмбе Аброр Азимовның Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) "яшерен төрмәсендә" җәзалаулар турында Баш хәрби тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итүе билгеле булды. Аның сүзләренчә, ул Мәскәүнең көньяк-көнбатышында урнашкан. Адвокатлар белдерүенчә, әлеге "төрмәдә" Акрам Азимов та булган. Абыйлы-энеле Азимовларны бирегә тоткарлау белән китергәннәр һәм җәзалап, "теракт турында күрсәтмәләр ятлатканнар", дип сөйли Дмитрий һәм Ольга Динзе. Адвокатлар билгеләп узганча, президент фәрманына ярашлы, 2006 елда ФСБ карамагында бары тик чик хезмәтенең вакытлы тотып тору изоляторлары гына калган булырга тиеш.

ФСБның "яшерен төрмәсе" турында 24 июль РБК журналисты Илья Рождественский хәбәр итте. Аның сүзләренчә, агентлык әлеге текстны чыгарудан баш тарткан, шуңа күрә ул аны Republic басмасында чыгарган. Рождественский белдерүенчә, әлеге вакыйгадан соң ул РБКдан китергә карар иткән.

3 апрель Петербур метросында ​булган шартлауны рәсмиләр террор гамәле дип атады. Ләкин бер генә оешма да шартлау өчен җаваплылыкны алмады. Шартлау нәтиҗәсендә интихарчыны да санап барлыгы 16 кеше һәлак булды. Хокук саклаучылар терактны абыйлы-энеле Аброр һәм Акрам Азимовлар оештырган дип белдерә. Азимовлар үзләре гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG