Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия атлетлары Лондонда дөнья беренчелегендә "нейтраль" спортчы буларак катнашачак


Халыкара җиңел атлетика федерацияләре берләшмәсе (IAAF) 5-13 августта Лондонда узачак дөнья беренчелегендә Русиядән 19 спортчының катнашуын раслады, ләкин алар анда "нейтраль" спортчы буларак барачак.

Русиядән 19 атлет "нейтраль" спортчы буларак барачак, алар Русия такымы киемендә булмаячак, җиңгән очракта Русия гимны яңгырамаячак. Калган 100дән артык атлетның гаризасы кире кагылды дип белдерә IAAF.

Былтыр Халыкара допингка каршы агентлык хисабыннан соң Русия атлетлары халыкара бәйгедә катнашудан читләштерелгән иде. Хисапта Русия спортында допингка каршы регламентлар бозылу турында белдерелде.

1 мартта 2019 елгы Универсидага әзерлеккә багышланган утырышта Владимир Путин Русиянең допингка каршы ситемының җимерелүен таныды. Июльдә премьер-министр Дмитрий Медведев Русия спортында допинг куллануга каршы көрәш чаралары турында карар имзалады.

XS
SM
MD
LG