Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тагын бер кырымтатар егете хәбәрсез югалды


Рустем Османов
Рустем Османов

Алуштада яшәүче кырымтатар егете Рустем Османов өч көн буе элемтәгә чыкмаган. Егетнең хәбәрсез югалганы турында социаль челтәрләрдә хәбәр иткән "Кырымтатар волонтерлары" төркеме аны эзләүдә ярдәм сорый.

"Кырымтатар волонтерлары" төркеме хәбәр итүенчә, Рустем Османовтан соңгы хәбәр өч көн элек кигән. Ул Алушта янындагы Кобекуль (Изобильное) авылы яныннан машинада узып барганда тиздән өйдә булачагын хәбәр иткән, шуннан соң аның белән элемтә өзелгән, дип хәбәр итә волонтерлар. Өч көн буе аның белән элемтә юк, аңа нәрсә булганы да мәгълүм түгел.

Социаль челтерләрдә Рустемның фотоларын урнаштырган “Кырым волонтерлары” төркеме егетне эзләүдә ярдәм сорап, аны күргән, белгәннәрне төркем белән элемтәгә керергә сорый.

2014 елдан башлап Кырымда югала башлаган кешеләр арасында кырымтатарлар шактый. 2016 елның 24 маенда полиция формасындагы кешеләр тарафыннан урланган Бөтендөнья кырымтатар конгрессы идәрә әгъзасы Эрвин Ибрагимов хакында әлегәчә бернинди хәбәр юк.

26 июль Киевта Русиянең Украинадагы илчелеге каршында “Эрвин кайда?” исемле пикет узды. Бу Find&Free (Табарга һәм коткарырга) информацион кампания кысаларында үзган инде 13нче пикет.

Кырымдагы Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров сүзләренчә, Кырымда тоткарланган, урланган, үтерелгәннәр саны турында төрле мәгълүмәт китерелә. "Бу хакта төрле саннар китерелә: 16, 26, 40 кеше урланды һәм югалды диелә. Чынбарлыкка иң дөрес сан - 26 кеше. Алардан, белүебезчә, 11 кеше инде хәләк булган, шуларның сигезе - кырымтатар. Калганнары исән дип өмет итәбез" диде ул.

Рустем Османовның язмышы әләгә билгеле түгел. Волонтерлар бу югалу турында тиешле хәзмәтләргә җиткергәнме, юкмы - хәбәр итмиләр. Алар Рустемның югалуы хакында хәбәрне мөмкин кадәр таратырга сорыйлар.

XS
SM
MD
LG