Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миякәдә мөселман балалары Сабантуен оештыручылар Балтач чарасын үрнәк итеп алды


Сабантуй
Сабантуй

Башкортстанның Миякә районында мөселман балаларының төбәк Сабантуе үтте. Республика тарихында беренче тапкыр оештырылган мондый милли бәйрәмгә күрше тирә районнардан да, хәтта 300 чакрымдагы Нуриман районыннан да кунаклар һәм катнашучылар килде.

Мөселман балалары Сабантуен үткәрү башлангычы белән үзе дә Миякә районында туып үскән атаклы дин әһеле, Уфадагы "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм чыга. Татарстанның күренекле казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның Балтач районында берничә ел оештырып килүче мөселман балалары Сабантуен үрнәк итеп ала ул. Мөхәммәт хәзрәткә Миякә районы җитәкчеләре һәм республика хөкүмәтенең Дин эшләре шурасы да ярдәм итә.

Сабантуй Миякә районы үзәге Кыргыз Миякә авылы читендәге матур һәм киң аланда оештырылды. Бәйрәмгә Уфадан күп кенә кунаклар да килде. Алар арасында дин әһелләре, ислам нигезе сабаклары бирүче абыйстайлар, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар да бар. Казаннан танылган якташлары да кайткан. Алар арасында булдыклы эшкуар Рәүф Хәсәнов та бар.

Сабантуйны оештыручы Мөхәммәт Галләм
Сабантуйны оештыручы Мөхәммәт Галләм

Бәйрәм башланганчы кунаклар төрле районнардан килгән балаларның кул эшләре күргәзмәләрен карап чыкты. Шулай ук дистәгә якын милли утарлар һәм тирмәләр тирәсендәге театрлаштырылган чыгышларны карап та кинәнде. Матур милли киемнәрдәге малайлар һәм кызлар чатнатып татарча һәм башкортча җырлады, шигырьләр сөйләде.

Сабантуйны төрле төбәкләрдән килгән балаларның тантаналы йөреше ачты. Алар арасында уку алдынгылары да, дин сабакларын өйрәнүчеләр дә, төрле сәнгать төркемнәрендә шөгыльләнүчеләр дә, спортта зур уңышларга ирешүчеләр дә күп.

Татар һәм башкорт җыр һәм биюләре бар тирә-якка ишетелеп торды. Шул арада ат ярышлары да башланып китте. Арбалы атларда узышу да, җилдән җитез аргамаклар өстендә чабу да мавыктыргыч булды. Тамашачылар исә алкышлары белән көч биреп торды.

Көрәш мәйданында да бәйге бик кызу барды. Төрле яшьтәге малайларның бил алышуы да уен-муен гына түгел. Арада инде берничә ел көрәш белән шөгыльләнүчеләр булуы ярышны тагын да киеренкерәк итте. Ә җиңүчеләргә һәрвакыттагыча тәкә һәм башка кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Төз баганага үрмәләү, авыш баганага егылмыйча менү, аркылы бүрәнәдә капчык белән бәргәләшү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка күп уеннар булды.

Әкбәровлар гаиләсе
Әкбәровлар гаиләсе

Районда соңгы елларда исламга килүчеләр бермә-бер арта. Мисал өчен, Каран-Кункас авылыннан килгән Әкбәровлар гаиләсе шундыйлардан. Гаилә башлыгы Айнур хәзрәт авылда имам икән. Җәмәгате Мәдинә дә, балалары - Ихсан, Әлфинә һәм Кадрия шулай ук намазда. Мөселман балалар Сабантуен үткәрүне хуплап каршы алган һәм аның дәвамлы булуын тели алар.

Бәйрәм барышында балалар арасында Коръән аятьләрен сөйләү бәйгесе дә оештырылды. Шулай ук малайлар һәм кызлар дингә кагылышлы төрле сорауларга җаваплар бирүдә дә көч сынашты. Җиңүчеләргә кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Хәер, балаларның берсе дә күчтәнәчсез калмады.

Бергәләп өйлә намазы укылды.

XS
SM
MD
LG