Accessibility links

Кайнар хәбәр

Известия: Ярты ел эчендә дарулар бәясе инфляциядән өч тапкырга күбрәк арткан


Сәламәтлек өлкәсендәге күзәтчелек хезмәте (Росздравнадзор) мәгълүматына караганда, яшәү өчен мөһим булган дарулар исемлегенә кермәгән дарулар бәясе ярты ел эчендә 7,6 процентка арткан.

Бәяләре дәүләт тарафыннан куелмый торган дарулар ярты ел эчендә 7,9 процентка кыйммәтләнгән, дип яза “Известия” Росздравнадзор мәгълүматына сылтанып. 50 сумга кадәр булган дарулар бәясе 1,8 процентка, 50 сумнан артып киткәннәрнең - 7,9 процентка арткан.

Бәяләрнең төрлечә артуы базардагы тәкъдимгә бәйле, дип аңлата “Полисан” фармширкәт җитәкчесе Евгений Кардаш. “Арзан дарулар өлкәсендә көндәшлек көчле – бер төрле даруны дистәдән артык ширкәт чыгара. Шуңа күрә бәяләрне артык күтәрә алмыйлар”, ди ул.

Яшәү өчен мөһим дарулар бәясе 2016 елда 1,5 процентка арткан иде. Әлеге исемлеккә кермәгән дарулар былтыр 7,4 процентка кыйммәтләнде.

Русия Үзәк банкы мәгълүматына караганда, ярты ел эчендә инфляция дәрәҗәсе 2,3 процент тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG