Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Бакуга яңа авиаширкәт очкычлары оча башлый


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Buta Airways лоукостеры 1 сентябрьдән Казан-Баку-Казан маршруты буенча очышлар башлый. Элек әлеге рейслар "Азәрбайҗан һава юллары" (Azal) ширкәте тарафыннан башкарыла иде.

"2017 елның 1 сентябреннән "Азәрбайҗан һава юллары авиаширкәтенең Баку-Казан-Баку очышлары Buta Airways ширкәте тарафыннан башкарылачак. Юлчылар 106 урынлык Embraer 190 очкычларында очачак", дип белдерә Казан һава аланы матбугат хезмәте.

Рейслар сишәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә булачак. Очыш 2,5 сәгать дәвам итә.

Buta Airways - күптән түгел генә оештырылган арзанлы авиаширкәт. Ул "Азәрбайҗан һава юллары" ширкәтенә карый һәм Бакуның Хәйдәр Алиев исемендәге һава аланында урнашкан.

XS
SM
MD
LG