Адоньев сүзләренчә, чараны кришнаитлар оештыра, ул секта бәйрәме, ә буяу шартларга мөмкин, дип яза "Горобзор".
"Эхо Москвы в Уфе" хәбәр итүенчә, фестиваль оештыру өчен җаваплы Петербур ширкәте Уфаның Якутов исемендәге паркы белән килешүгә ирешә алмаган. Мэриядә рухани хатын алуларын раслаганнар.
Липецки һәм Воронеж матбугат чаралары язуынча, рухани Дмитрий Адоньев моңа кадәр Липецки һәм Воронежда планлаштырылган буяулар фестивален уздырмауга ирешкән.
Һоли буяулар фестивале Русиянең төрле шәһәрләрендә уза. Анда катнашучылар битләрен буяп йөри. Бәйрәмне "Вместе зажигаем" арт-проекты оештыра. Фестивальне оештыручылар социаль челтәрләрдә язуларынча, чара Уфада Беренче май паркында узачак.