Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөселманнарының беренче төркеме хаҗга китте


Кырымнан хаҗга баручылар
Кырымнан хаҗга баручылар

14 август Акмәчеттән хаҗга баручы 64 кешелек беренче төркем юлга чыкты. Алар автобуста Краснодар аша Дубайга очкыч белән барып, аннан автобус белән Мәдинәгә юл тотачак.

Кырым мөселманнары Мәдинәдән Мәккәгә барып, изге урыннарны зиярәт кылачак. Хаҗга баручыларны мөфтият хезмәткәрләре озатып бара.

Ай ахырына кадәр Кырымнан тагын өч төркемнең хаҗга китәчәге планлаштырылган. 2017 елда Кырымнан хаҗга барырга теләк белдерүчеләр барлыгы 370 кеше. 2016 елда изге урыннарга Кырымнан 360 мөселман барган иде.

2017 елда Согуд Гарәбстаны хаҗга килүче 2,5 миллион мөселманны кабул итәргә җыена. 2016 елга караганда бу 800 меңгә күбрәк.

XS
SM
MD
LG