Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:54

Улюкаев "Роснефть" башлыгы Сечинны ришвәт алу провокациясен оештыруда гаепләде


Игорь Сечин һәм Алексей Улюкаев (у) 2016 елның августында Бакуда

Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев эшен карый башлады. Улюкаев "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинны провокация оештыруда гаепләде.

Русиянең элекке икъдисади үсеш министры Алексей Улюкаев эшен караган мәхкәмә утырышы 1 сентябрьдә дәвам итәчәк. Бу хакта 16 август Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсендә белдерелде.

Мәхкәмәдә прокурор "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин ул вакытта икътисади үсеш министры булып эшләгән Алексей Улюкаевка 2 млн доллар ришвәт биргән дип белдерде. Прокурор сүзләренчә, Сечин бу гамәлне "оператив-тикшерү чаралары кысаларында" башкарган.

Улюкаев гаепләүне кире кага һәм үзенә карата җинаять эше ФСБ тарафыннан махсус оештырылган дип әйтә.

"Барсы да ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан алдан планлаштырылган булган, алар берничә атна дәвамында минем ришвәт таләп итүемне көтте, әмма көтеп ала алмады. Барып чыкмаячагын аңлагач, Сечин миңа үзе шалтыратты һәм "Роснефть" компаниясенә килергә үгетләде. Шунда ул ришвәт белән сумка бирде", диде Улюкаев.

Аның сүзләренчә, бу провокацияне оештыруда ФСБ һәм "Роснефть"нең иминлек хезмәтбе башлыгы Олег Феоктистов та катнашкан.

Элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды. Мәхкәмә аны ике ай йорт сагында тоту турында карар чыгарган иде, ул мөддәт озайтылды. Президент Путин Улюкаевны эшеннән алды.

XS
SM
MD
LG