Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:43

"Ак Барс" банкының лицензиясе алыну мөмкинлеге турында смс хәбәрләр таралгач, мөштәриләр банкка үз акчаларын алырга ашыкты.

Бүген Казанда WhatsApp һәм смс аша Ак Барс” банкының тиздән лицензиясе алыначагы турындагы хәбәр таралганнан соң, мөштәриләр акчаларын алырга ашыкты. Банк хезмәткәрләре әлеге таратылган хәбәрне гайбәт дип халыкны тынычландырырга ашыкты.

"Инде бернәрсәгә ышанмыйм. Банктагы акчамны долларга алмаштырам да өйдә тотам", диде Казанның Декабристлар урамындагы банкка акчасын алырга килгән бер мөштәри.

Декабристлар урамында урнашкан банкның баш бинасында кичкә таба чиратта 97 кеше басып тора иде. Халык банкоматлардан акчаны проблемсыз алды. Ямашев урамындагы банкоматта да акча алу белән проблем булмады.

"Зур суммада акчалар алып киттеләр", диде безнең Казандагы хәбәрчебез.

Узган елның декабрендә Татарстан банкларында проблемнар башланды. Күптән түгел Татфондбанк, Интехбанк, Анкор банк, Татагропромбанк, Спурт банкның лицензияләре алынды.

XS
SM
MD
LG