Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анатолий Фомин сәяси тоткыннарны ярлыкау турында сораудан качты


Анатолий Фомин сәяси тоткыннарны ярлыкау турында сорауга ачык җавап бирмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Татарстан иҗтимагый пулаты рәисе Анатолий Фомин Татарстанда иректән мәхрүм ителгән сәяси тоткыннарны ярлыкауны сорау мөмкинлеге турында Азатлыкка ачык кына җавап бирүдән баш тартты.

Азатлык күренекле хокук ялкаучы, Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексееваның Русия президенты Владимир Путиннан Башкортстанның элекке сенаторы, террорчылыкта һәм кеше үтерүләр оештыруда гаепләнеп гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Игорь Изместьевны ярлыкауны соравын искә алып, Анатолий Фоминга "Сез Татарстанда хөкем ителгән кайсы кешене ярлыкауны сорар идегез?", дигән сорау бирде.

Фомин исә "Татарстан президентының ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе бар, анда безнең пулат вәкилләре дә эшли, ул төрле тәкъдимнәрне карап республика президентына юллый. Ә ярлыкау вәкаләте бары Русия президентында гына бар. Комиссия вәкилләреннән соңгы елларда андый зур хокук бозу очраклары турында сүз ишеткәнем булмады. Әгәр андый хокук бозулар булса, ул тиешле карар кабул итәчәк" дип кенә җавап бирде.

Фомин Татарстанда хөкем ителгән сәяси тоткыннар Рәфис Кашапов һәм Илмир Имаевны ярлыкау үтенече белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирүдән дә, андый мәсьәләр белән шөгыльләнмәвен әйтеп, баш тартты.

Милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов Русиянең Кырымны аннексияләвен һәм Украина көнчыгышында сугыш башлавын хөкем итеп интернетта тараткан мәкаләләре өчен өч елга иректән мәхрүм ителде. Бу ел ахырында иреккә чыгарга тиешле Кашапов Чаллыга кайкач та сигез ел полиция күзәтүе астында булырга тиеш дип хөкем ителде.

Татарстанда мөселманнарны эзәрлекләүләрне фаш иткән хокук яклаучы Илмир Имаев экстремизмда гаепләнеп 3,5 елга иректән мәхрүм ителде. Бу елның июлендә ул иреккә чыкты, әмма аны тагын өч елга полиция күзәтүе астына алырга җыеналар.

XS
SM
MD
LG