Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар 25 ел элек чыккан ваучерны әле дә хәтерли


Казаннар 25 ел элек чыккан ваучерны әле дә хәтерли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Русиядә ваучер хосусыйлаштыруы башланганга 25 ел тулды. 1992-1994 елларда узган ул чара халыкка коммунизм җимерелгәннән соң да дәүләт карамагында калган ширкәтләрне ваучерларга сатып алып хиссәләр (акцияләр) җәмгыятьләренә әверелдерү буларак аңлатылды. Ягъни кешеләр ваучерларга теге яки бу ширкәт хиссәләрен сатып алып, соңрак ул ширкәтләр керемнәреннән үз өлешләрен алып яшәргә тиеш иде. Русия ширкәтләренең милке 1400 миллиард сумлык дип бәяләнде һәм 1992 елның җәендә халыкка 10 мең сум дигән бәя язылган ваучерлар тарату башланды. Хосусыйлаштыру эшен җитәкләгән Анатолий Чубайс бер ваучерның бәясен ике "Волга" машинасына тиңләде. Соңрак ваучерларны халыктан арзан гына бәягә сатып алучы төркемнәр барлыкка килде. Үз ваучерларын бер шешә аракыга алыштыручылар да күп булды. Күп кенә шикрәтләрдә коммунизм чорында куелган “кызыл мөдирләр” ваучер хосусыйлаштыруын һәм үз хакимиятләрен оста файдаланып ул ширкәтләрнең ияләре булып китте. Күпләр бу хосусыйлаштыруны халыкны алдау буларак кабул итте. Азатлык ваучер "юбилее" уңаеннан Казан урамнарына чыгып, "Сездә ваучерлар булдымы, аларны ничек кулландыгыз?", дип сорады.

XS
SM
MD
LG