Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сак-сок" китабын краудфандинг юлы белән чыгарырга телиләр


Planeta.ru сайтында "Сак-сок" китабы сәхифәсе
Planeta.ru сайтында "Сак-сок" китабы сәхифәсе

Тукай поэмаларын берләштергән "Кырлай әкиятләре"н краудфандинг ярдәме белән чыгарганнан соң "Юлбасма" нәшрияты "Сак-сок" әкиятен дә шундый ук юл белән чыгарырга ниятли.

Planeta.ru сайтында краундфандинг системы аша "Сак-сок" китабына акча җыю оештырылган. Китапны "Юлбасма" нәшрияты чыгарырга планлаштыра. Җыелган акча тулысынча китапны нәшриятта 1 мең данә белән чыгаруга тотылачак.

"Сак-сок - тәрбия, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, ялгызлык һәм мәхәббәт турында хикәя. Без 1990 елда басылган бу халык хикәятен яңа баштан, ике телдә чыгарырга телибез", диелә краудфандинг хәбәрендә.

Акча җыю краудфандинг (акча финанславы) форматында оештырылган, ягъни кеше проектка акча кертеп, соңыннан китапны үзен яки аңа бәйле продукцияне алачак. Китапны сатып алыр өчен проектка 300 сум кертергә кирәк. 700 сумны кертү очрагында "Юлбасма" нәшриятының теләсә нинди 3 китабын алып була.

Узган ел "Юлбасма" нәшрияты шундый ук юл белән "Кырлай әкиятләре" китабын чыгарган иде. Китапта "Шүрәле", "Су анасы" һәм "Кәҗә белән Сарык" әкиятләре керде, поэмалар татар һәм рус телендә урнаштырылды.

XS
SM
MD
LG