Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 09:58

Урыс телен ныгытыр өчен Башкортстаннан 10 укытучы Таҗикстанга укытырга китте


Таҗикстанга укытырга китүче бер төркем укытучы Федерация Шурасында (Башкортстан мәгариф министрлыгы фотосы)

Русиянең 30лап укытучысы бер елга Таҗикстан мәктәпләрендә урыс телендә төрле фәннәр укытырга китте. Алар арасында Башкортстан һәм Татарстан укытучылары да бар. Русия Таҗикстанга 20 урыс мәктәбе төзергә дә вәгъдә бирә.

Русиядән бер төркем укытучы Таҗикстанга урыс телендә математика, физика, химия, мәгълүмати технологияләр, урыс теле һәм әдәбияты укыту өчен китте. Алар арасында Башкортстан, Татарстан, Дагыстан, Кемерово һәм Кострома өлкәләре укытучылары бар. Башкортстаннан - ун кеше, дип хәбәр итә республика мәгариф министрлыгы. Татарстан парламенты сайтындагы мәгълүматка караганда, Татарстаннан Таҗикстанга бер кеше бара. Ул Балтач районыннан урыс теле укытучысы Эмиль Борһанов. Русиядән җыелган мөгаллимнәр башта Мәскәүдә Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко белән очрашты. Спикер укытучыларга "сезнең миссия - урыс теле, урыс мәдәнияте илчеләре булу" дип әйтте.

Таҗикстанга эшкә алынучылар нигездә хезмәт хакына кызыгуларын белдерә. Кабул итү ягы аларга аена 14 мең сум эш хакы түләячәк. Тагын 60 мең сумны Русия мәгариф минстрлыгы түли, ул медицина иминияте белән дә тәэмин итә.

Башкортстанның Әлшәй районы укытучысы Надир Мөхәммәтшин "Российская газета"га белдерүенчә, ул әлеге эшнең финанс ягына кызыккан. "Башкорстанда мин 20 мең сум хезмәт хакы алам, ә Таҗикстанда җирле хезмәт хакына Русия 60 мең сум түләргә вәгъдә бирде. Бәлки, хатыным да күчеп килер, ул - математика укытучысы", ди Мөхәммәтшин.

Русия мөгаллимнәре укыту урыс телендә алып барылучы мәктәпләрдә белем бирәчәк, диелә.

Шулай ук Таҗикстанга Русиядән 70 мең данә чамасы урыс телендә дәреслекләр дә озатылган. Бу - 20 тонна авырлыктагы йөк.

Февраль аенда Русия вице-премьеры Игорь Шувалов ике ил президентлары сөйләшүеннән соң Русиянең Таҗикстанда 20 мәктәп төзергә ниятләвен дә хәбәр иткән иде. Аларда дәресләр урыс телендә алып барылачак, диелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG