Тиз һәм даими үзгәреп торган заманча тормышта элек-электән килгән гореф-гадәтләрне, гаилә кыйммәтләрен саклап калып буламы? Хатын-кызның гаиләдә һәм җәмгыятьтә урыны нинди? Элекке традицияләрне заманчалык белән яраклаштырып буламы? Мондый сораулар Башкортстан кебек милли республикаларда аеруча актуаль. Фотограф Сергей Потеряев безнең үтенеч белән Башкортстанга барып башкорт кызлары белән очрашты һәм хәзерге җәмгыять тарафыннан тагылган системда хатын-кыз элеккедән килгән урынын саклап кала аламы, башкорт кызы нинди булырга тиеш, дип сорашты.

Регина ("патшабикә")

29 яшь, сәнгать белгече

"Башкорт кызының максаты – үзенең халкына, аның тарихына лаек булу, дип уйлыйм. Гаджетлар белән эш иткәндә гореф-гадәтләрне заманга яраклаштыру мөһим. Үземә изү ясадым, киләчәктә дә этник бизәкләрне киемемдә кулланырга җыенам."

Айсылу ("ай сылуы")

29 яшь, мәдәни тапшырулар дирекциясендә эшли

"Баналь булса да, башка иң беренче булып "тамыр" сүзе килә. Заманча тормышта, минемчә, көчле булыр өчен үз тамырларыңны аңлау кирәк.”

Ләйсән ("апрель")

31 яшь, журналист

"Башкорт кызы булу – ул бик кәттә. Без төрле, ләкин каныбызда сугышчанлык бар. Элек, ирләр сугышка киткәндә, хатын-кыз аның эшен үз өстенә алган. Шушы түгелме инде тигезлек?!"

Шәүрә ("мәшһүр")

40 яшь, музыкант

"Мин һәрвакыт ата-анам, әби-бабам каршында үземнең башкорт булу җаваплылыгын тоеп килдем. Бу бурыч түгел, ә ниндидер бер эчке халәт. Хәзер дә без барысын да белергә, гаиләнең моторы булырга тиеш, дип саныйм."

Җәмилә ("матур")

29 яшь, эколог

"Хатын-кыз булу – үзеңнең каян килгәнеңне һәм кая барганыңны аңлау. Мин вазгыятькә яраклаша алам һәм зарланмыйм."

Сәлимә ("күңел күтәренкелеге бирүче")

29 яшь, телевидениедә рәссам

"Мин әти-әнием генә түгел, үз халкымның да кызы. Ата-бабаларым турында даими мәгълүмат эзләп торам. Башкорт кызының элекке һәм хәзерге тормышында әллә ни аерма юк. Миңа традицион тормыш рәвеше ошый, анда үземне яхшы хис итәм. Әйтик, ирем ач икән, аның гади бутерброд кына ашавына юл куя алмыйм. Бирнәм дә бар иде."

Уралия (Урал исеменең хатын-кыз варианты)

13 яшь, мәктәп укучысы

"Хәзерге заманда традицион кыйммәтләр белән яшәү авыр дип уйлыйм. Хәзер тормыш җиңелрәк, һәм бу үзенең нәтиҗәләрен бирә. Шулай да мин зур гаилә турында хыялланам. Карьера турында да онытасым килми."

Розалия ("роза", "гөлчәчәк" сүзеннән)

30 яшь, күп функцияле үзәк белгече

"Имеш, элек хатын-кызлар икенче планда торган, ләкин чынында исә, киресенчә. Мин иремнең шәүләсе булырга теләмим, баланс саклыйсым килә. Үземнең балаларыма күбрәк үсеш бирергә, аларны иреккә өйрәтергә телим."

Зәлинә ("ак чәчәк")

23 яшь, студент

"Башкорт хатыны – беренче чиратта учак саклаучы, әгәр барысы да тиешенчә була икән, гаиләдә бар да яхшы булачак. Минем һәрвакыт каядыр барасым килә. Бу мине халкым белән бәйли. Без ирек яратабыз".

Регина ("патшабикә")

26 яшь, музейда экскурсияләр үткәрүче

"Заманалар үзгәрә, без дә үзгәрәбез. Ләкин мөһим вакыйгалар сакланып кала. Гомумән алганда, мин эшләми дә яши алам, ләкин бер урында гына утырып тора алмыйм."

Фатыйма ("үзаллы")

25 яшь, коммерцияле ширкәтнең үсеш җиткәчесе

"Башкорт кызы – иң элек ул эчкерсез һәм ачык йөзле булу. Үзем шундый булырга тырышам. Шуңа күрә – бөтен хисләрем йөземдә күренә. Мин заманча башкорт бизәнү әйберләре яратам. Бу – гореф-гадәтләрнең трендта була алуының бер мисалы".