Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Кремль сайлауда Путинның көндәше итеп хатын-кызны куярга мөмкин"


Ксения Собчак Алексей Навальный һәм Анатолий Чубайс белән
Ксения Собчак Алексей Навальный һәм Анатолий Чубайс белән

Кремльдә 2018 елда булачак Русия президентын сайлауда намзәт итеп хатын-кызны чыгарырга мөмкиннәр. Ул Путинга көндәш булыр дип фаразлыйлар.

Бу хакта президент идарәсендәге чыганакка таянып "Ведомости" яза.

Басма әңгәмәдәше мәгълүматларына караганда, 5-7 намзәт карала. Аларның өчесе "Гадел Русия" вәкилләре - Наталья Великая, Ирина Вольнец һәм Ирина Петеляева. Великая һәм Петеляева "Ведомости"га әлеге сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр булмады, дигән. Волынец комментар бирмәгән.

Шулай ук бер фиркадә дә тормаган хатын-кыз намзәте дә карала. Чыганак идеаль намзәт дип Ксения Собчакны атый. Президент идарәсе вәкиле сүзләренә караганда, Собчак - сәясәткә килергә теләгән заманча яшь хатын-кыз образы.

Русия президенты сайлавында моңа кадәр ике хатын-кыз намзәт булган иде. 2000 елда президент сайлауга үз намзәтен Элла Памфилова чыгарды. Ул хәзер Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы. Памфилова бер процент тавыш җыйды.

2004 елда президентлыкка "Союз правых сил" фиркасенннән Ирина Хакамада чыкты. Ул 4 процент тирәсе тавыш җыйды.

Русия президенты сайлавы 2018 елның 18 мартында узачак. Хакимияттәге Владимир Путин үзенең катнашуы турында әлегә рәсми белдермәде.

XS
SM
MD
LG