Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:22

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы һәр мәктәпкә бер хәрби бүлге беркетүне тәкъдим итә. Министрлык тиешле документларны әзерләп ел ахырына кадәр төбәк җитәкчелегенә һәм гомум белем бирү оешмаларына җибәрәчәк.

Министрлык әлеге тәкъдимнәрне 2016-2020 елларда халыкка патриотик тәрбия бирү програмы кысларында эшләячәк, дип яза "Известия".

Програмны үтәү макстыннан мәгариф министрлыгы мәктәләргә хәрби бүлгеләр беркетү, уку йорты белән хәрби бүлгеләр арасындагы бәйләнешләрнең бердәм механизмын булдыру кирәк, дип саный.

"Хәрби хезмәтнең абруен арттыру өчен белем бирү оешмалары һәм хәрби бүлгеләр арасында элемтәне ныгытырга, шефлык итүне үстерергә кирәк", диләр министрлыкта.

Басма язуынча, Русиядә бүгенге көндә 94 меңләп белем бирү оешмасы бар, аларның 42 меңе - мәктпләр. Быел 15,5 млн бала өчен уку елы башланды. Шул ук вакытта Русиянең төрле хәрби көчләрендә хезмәт итүчеләр саны 1,9 млн. Шуңа күрә патриотик тәрбия бирүдә волонтерларны җәлеп итү дә каралган.

Саклану министрлыгы әлеге яңалыкка үз фикерен әлегә белдермәде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG