Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшелләр" Русия президентына намзәт итеп Руфина Шаһапованы тәкъдим итәргә җыена


Руфина Шаһапова. rb-greens.ru фотосы
Руфина Шаһапова. rb-greens.ru фотосы

Русиянең "Яшелләр" экологик фиркасе рәисе урынбасары, Башкортстан Корылтае депутаты Руфина Шаһапова Русия президентына намзәт буларак тәкъдим ителергә мөмкин.

Бу хакта фирка җитәкчесе Анатолий Панфилов сүзләренә сылтанып РИА Новости яза.

"Ул Башкортстанның 20 әйдәп баручы сәясәтчесе исемлегенә керә. Русия - күпмилләтле дәүләт, милли республикалар вәкилләре дә булырга тиеш. Аның ике баласы, ире бар, ул экология һәм социаль сәясәт проблемнары белән шөгыльләнә. Аның перспективасы бар", ди Панфилов.

Президентлыкка намзәт фирканең чираттагы утырышында тәкъдим ителәчәк. Утырыш ноябрьгә билгеләнгән.

Элегрәк матбугат чарлары Кремль сайлауда Путинның көндәше итеп хатын-кызны куярга мөмкин, дип язган иде.

XS
SM
MD
LG