Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Бәшәров "Миротворец" сайты исемлегенә кертелгән


Марат Бәшәровны Украинага кертмәү тәләбе белән үткәрелгән каршылык чарасы
Марат Бәшәровны Украинага кертмәү тәләбе белән үткәрелгән каршылык чарасы

Сәхифәдә әйтелгәнчә, күренекле актер бу исемлеккә Украинаның дәүләт чикләрен бозу, Кырымда канунсыз гастрольлләр, пропаганда чараларында катнашу өчен кертелгән.

Украинага каршы эшчәнлек алып баруда шикләнелүче кешеләр турында мәгълүмат туплаучы сайт буларак танылган "Миротворец" сәхифәсе күренекле актер Марат Бәшәровны үзенең исемлегенә керткән.

Сәхифәдә әйтелгәнчә, Бәшәров бу исемлеккә Украинаның дәүләт чикләрен бозу, Русия тарафыннан оккупацияләнгән Кырымда канунсыз гастрольлләр, пропаганда чараларында катнашу өчен керткән.

2015 елда Бәшәров Акмәчәттә Горький исемендәге рус театрында һәм Ялтаның Чехов исемендәге театрында уйнаган, шулай ук "Ал җилкәннәр" исемле халыкара балалар кинофестивалендә катнашкан.

Украинаның "Видсич" иҗтимагый хәрәкәте 2016 елның апрелендә Киевта Марат Бәшәровны Украинага кертмәү тәләбе белән каршылык акциясе үткәргән.

"Миротворец" сайты Кырымга Украина аша килмәгән артистларга, төрле делегация әгъзаларына оккупацияне яклаучылар дип карый һәм аларны "кара исемлеккә" кертеп, аларга Украинага керу тыелганын белдерә.

Мондый исемлеккә Русиянең бер төркем артистлары һәм җырчылары кертелде. Алар арасында Иосиф Кобзон, Лолита, Олег Газманов, Михаил Пореченков, Киевта узган Евровидение бәйгесендә Русияне тәкъдим итергә әзерләнгән Юлия Самойлова һәм башкалар бар.

"Миротворец" - белгечләр, журналистлар, галимнәр тарафыннан оештыргын дәүләт карамагында булмаган оешма. Аның ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматы белән Украинаның иминлек хезмәте, эчке эшләр министрлыгы, чик саклау хәзмәтләре һәм башка дәүләт оешмалары куллана ала диелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG