Рус телле ата-аналар: "Татар теле факультатив укытылсын"

14 сентябрь көнне Казанда Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуга багышланган шактый кызу һәм эмоциональ фикер алышу узган иде. Очрашуда катнашкан рус телле ата-аналар күпләп татар телен укудан баш тарту гаризаларын тапшырулары турында белдерде. Алар "Укытуны татар телен өйрәнү кызыклы булсын дигән дәрәҗәгә күтәрегез һәм аны ихтыяри өйрәнү мөмкинлеге бирегез" дигән фикер яңгыратты.

Тамара Ульянова һәм Гүзәл Мөҗипова: "Татарстан - безнең кече Ватаныбыз, телне белү - мәҗбүри"

Шул ук вакытта татар телен укытуны мәҗбүри өйрәнүне яклап чыккан ата-аналар да аз түгел. Азатлык шундыйлардан булган Тамара Ульянова һәм Гүзәл Мөҗипованың фикерләрләрен белеште. "Баламның татар телен өйрәнүенә шатмын, хәзер аның белән бергә үзем дә өйрәнәм. Без - катнаш гаилә, минемчә, туган телне белү - өстенлек", ди Тамара Ульянова.

Рәхимә Арсланова: "Татар теле башка фәннәрне үзләштерүдә комачау итүе белән килешмим"

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә бүгенге көндә 541 укучы укый. Мәктәп мөдире Рәхимә Арсланова сүзләренчә, тел мәсьәләсе сәясиләшә бара. Гимназиянең уку планы нигезендә татар теле белән рус теле бертигез дәрәҗәдә, бер күләмдә өйрәнелә.

"Рус һәм татар телләре тәңгәл укытыла һәм бер фәнгә дә хилафлык килми. Татар теле башка фәннәрне үзләштерүдә комачау итүе белән гомумән килешмим, чөнки телне бала барыбер өйрәнә. Без, иң беренче чиратта, туган телебезне камил дәрәҗәдә өйрәтергә тиеш", ди Рәхимә Арсланова.

Михаил Щеглов: "Татарстан кануннарын федераль белән тәңгәлләштерергә кирәк"

Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыккан иң актив җәмәгать эшлеклесе - Рус җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов. Татарстан түрәләре татар телен өйрәнүгә демотивация шартларын тудырган, дип саный ул. Щеглов Татарстан Конституциясе һәм кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерергә кирәк дип белдерә.

Айрат Фәйзрахманов: "Татар теле методикасы үзгәрергә, заманча технологияләр ярдәмендә укытылырга тиеш"

Дөнья татар яшьләре форумы рус телле ата-аналарга мөрәҗәгать кабул итте. Оешма рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, хат аңлату максатыннан язылды, татар җәмәгатьчелегенең бу проблемга битараф булмаганны күрсәтте һәм Татарстанда рус кешеләренә татар теленең өстенлекләре аңлатыла.

"Дөрестән дә, методика проблемы бар, без бу дәгъва белән килешәбез. Аны укыту технологияләрен камилләштерү юлы белән чишәргә мөмкин. Татар телен укытуга каршы чыккан ата-аналар белән проблемны уртага салып сөйләшергә кирәк. Конструктив булмаган, экстримистик язулар да яңгыраткан кешеләр бар, алар белән диалог кору авыр", дип сөйләде безгә Айрат Фәйзрахманов.

Руслан Айсин: "Мәгариф системыннан татар телен чыгаралар икән, ул кулланыш даирәсеннән югалачак"

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, татар теленә нәфрәт аңа каршы чыгучыларның дәрәҗәсен тасвирлый. "Нормаль цивиль җәмгыятьтә яшәгән җиреңнен телен, мәдәниятен белү - гадәти күренеш. Шуңа күрә бу мәгариф системы белән бәйле түгел, кешеләрнең мәдәни дәрәҗәсеннән тора", дип аңлата ул.

Айсин фикеренчә, Татарстан президенты, хөкүмәте, татар зыялылары татар телен саклау позициясен белдерергә тиеш. Бу мәгариф системында татар телен саклап калуга этәргеч була. Сүлпәнлек, зәгыйфьлек күрсәтелә икән, татар телен югалту ихтималы бар, ди сәясәт белгече.

Разил Вәлиев: "Татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укыту – Русия, Татарстан кануннарына каршы килми"

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Татарстан кануннары Русиянекенә каршы килгән булса, бу хакта инде күптән прокуратураның дәгъвасы булыр иде. Әлегә кадәр андый дәгъваның булганы юк.

"Мөрәҗәгатьләр ике яктан да килә. Берәүләр рус теле дәресләрен арттырырга, камилләштерергә кирәк, ди, икенче як татар теле сәгатьләрен арттыру, аны төплерәк, тәфсиллерәк укытуны таләп итә. Билгеле, икесендә дә күпмедер хаклык бар. Камилләштерүгә беркайчан да каршы түгелбез", ди Вәлиев.