Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексикада җир тетрәү нәтиҗәсендә 200дән артык кеше һәлак булган


Мехикода җир тетрәү
Мехикода җир тетрәү

Мексикада җир тетрәү корбаннары 248 кешегә җитте. Бу хакта үзенең Твиттерында илнең коткару хезмәте башлыгы Луис Фелипе Фуэнте хәбәр итә.

Иң күп һәлак булычылар Мехикода - 117 кеше. 72 кеше Морелоста, 43е Пуэблода, Эдомекста 12 һәм өч кеше Геррерода һәлак булган.

Элегрәк 149 корбан турында белдергән иделәр. The Guardian язуынча, Мехикодагы Enrique Rebsámen мәктәбендә 21 бала һәлак булган. Дүрт катлы мәктәп бинасы җир тетрәү вакытында өлешчә җимерелгән.

7,1 балл белән исәпләнгән җир тетрәү Мексиканың Меролос штатында була. Әлеге штат ил башкаласы янында урнашкан. Кимендә 44 бина җимерелгән, 3,5 млн кеше утсыз калган. Газ тәэминәты челтәрләренә зыян килгән, газ чыгып торган урыннар теркәлә.

Зыян күргән районнарда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Мехико урамнарына 3 мең хәрби чыгарылган. Мексика президенты Энрике Пенья Ньето Гадәттән тыш хәл тәртибе дәүләт комитеты утырышын җыйды.

XS
SM
MD
LG