Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге яшьләре татар телен яклап пикетка чыкты


Бүген иртән "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янына ялгыз пикетка чыкты. Бу турыда Idel.Реалии хәбәрчесе белдерә.

Оешма әгъзасы Фәнил Гыйләҗев: "Ана телләрен яклап мондый чараларны бар Татарстан буйлап һәм Русиянең барлык милли республикаларында уздыра башлау кирәк. Без татар телен өйрәнүдән баш тартуга каршы, ул республикабызның дәүләт теле бит", ди.

Моннан тыш Гыйләҗев республикада татарлар өчен өстәмә курслар, факультативлар оештырылырга тиеш һәм милли университет ачу кирәк дип саный. Аның фикеренчә, дәүләт теле булган татар һәм урыс телләре бер-берсенә каршы куелырга тиеш түгел.

"Азатлык" активистлары республикада татар телен яклау чараларын алга таба да дәвам итәргә җыена.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG