Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста 2017 ел башыннан 68 тыныч кеше һәлак булган


Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре Украинада
Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре Украинада

2017 ел башынан 70кә якын кеше Донбасста кораллы низаг корбаны булган, 320 кеше яраланган. Соңгы тәүлек эчендә генә дә төбәктә атышларны туктатып тору тәртибе 15 тапкыр бозылган, диелә.

Ел башыннан Донбастта 68 тыныч кешенең һәлак булуы турында Киевта матбугат очрашуы вакытында Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Украина көнчыгышындагы күзәтү миссиясе вәкиле Александр Һуг белдерде.

Соңгы тәүлек эчендә Донбасста фетнәчеләр утны туктатып тору тәртибен 15 тапкыр бозган. Донецки өлкәсендәге Жованка авылының бер кешесе яраланган. Украина хәрбиләре арасындагы корбаннар яки яраланучылар турында әйтелми.

БМО мәгълүматларына караганда, Донбасста өч елга сузылган сугышта барлыгы 10 мең кеше һәлак булган. Аларның өч меңе - тыныч халык арасыннан. Киев һәм Көнбатыш илләре Кремльне фетнәчеләргә ярдәм итүдә гаепли. Мәскәү гаепләүләрне кире кага.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG