Accessibility links

Европа татар яшьләре форумы Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллый


Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Германия башкаласы Берлинда III Европа татар яшьләре форумы тәмамланды.

14 илдән 50ләп вәкил катнашында узган чарада Татарстанга милли университет концепциясен тәкъдим итү турында килешенде, Европадагы күптеллелек принципларын Татарснанда да саклап калу кирәклеге турында Татарстан президентына мөрәҗәгать әзерләнде һәм читтәге татарларга Татарстан турында мәгълүматны татар телендә бирү соралды.

Эшлекле сөйләшү форматында узган чарада уртак эш планнары төзелде, уртак максатлар һәм стратегия билгеләнде.

Казаннан Берлинга тарих, дин, сәнгать белгечләре, галимнәр дә килде. Алар үз тәҗрибәләре белән уртакалашты. Европа илләрендә татар диаспорасын саклап калу мәсьәләсе дә күтәрелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG