Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:43

Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов яшьләрдә горурлык хисе уяту өчен "Сөембикә" дигән бөек әсәрләр иҗат итеп дөнья сәхнәләрендә күрсәтергә кирәк ди.

"Әлиф" спектакленең видеога язылган кечкенә генә бер кисәге "Алтын битлек" ("Золотая маска") театр бүләге жюри әгъзаларын да кызыксындырганы билгеле булды. "Әлиф"нең режиссеры Туфан Имаметдинов бәйгенең тәнкыйтьчеләре спектакльне Казанга килеп карарга җыена, ә безнең спектакльне уйнарга сәхнәбез юк ди.

Казан яшь тамашачы (рус) театры баш режиссеры (ТЮЗ) Имаметдинов "Калеб"кә зур өметләр баглый һәм яңа буын татарлар тәрбияләүче бу хәрәкәткә теләп кушылуын белдерә. "Әлиф" "Калеб" проекты кысаларында дөнья күрде. Ә Туфан үзе исә татар тамашачысына "Әлиф" спектакле белән бөтенләй башка яктан ачылды.

Мәскәүдән чакырып кайтарып рус телле театрга баш режиссер итеп билгеләнгән Имаметдинов беренче эшләре белән үк тамашачыда да, коллектив эчендә дә дулкын куптарды. Кемдер аны кабул итте, кемдер каршы чыкты.

Азатлык яшь режиссер белән театр нинди юлдан үсәргә тиеш, ул ни өчен татар телен үле телләр рәтенә кертә, моны туктату өчен ниләр эшләп була һәм башка мәсьәләләр турында сөйләште.

– "Әлиф"не күрмәгәннәр дә бар, ул тагын кабатланачакмы?

– Әлегә билгесез. Бүген мәйдан эзләү белән мәшгульбез. Хәтта Камал театрының кече сәхнәсендә дә үзебез теләгәнчә уйный алмадык. Әйтик, идәнгә ком җәя алмадык, чөнки бу хакта алдан килешмәгән идек. Әгәр бу идеяне халык кабул иткән икән инде, шушы юнәлештә алга таба да иҗат итәргә була. Әйтик, минем Тукай шигырьләрен үле телләрдә яңгыратасым килә. Шәҗәрәләр буенча да спектакль әзерләп булыр иде. Барысы да мәйдан юклыкка килеп төртелә.

– Татар теле дә үле телгә әверелеп барамы?

– Кызганыч, ләкин бу шулай. Статистика мәгълүматларына караганда, 8 ел элек татар телендә сөйләшүчеләр саны бер миллионга күбрәк булган. Коточкыч тизлек белән бару бит бу. Ләкин безнең бу фактны кабул итәсебез килми. Тизлекне туктатыр өчен проблеманы күрү һәм кабул итү кирәк. Без исә, үз үзебезне алдау белән шөгыльләнәбез. Имеш, татар теле үсә, яши, тарала.

Испаниядә ун кешелек татар төркеменең барлыкка килүе - кысыр шатлык

Имеш, чит илләрдә дә татар телен өйрәнә башлаганнар. Ләкин, бу очракта сүз татар телен өйрәнүче ничәдер дистә кеше турында бара. 1 миллион татар үз телен онытканда, Испаниядә ун кешелек татар төркеменең барлыкка килүе кысыр шатлык икәнен аңлыйсыбыз килми. Әгәр начар чирдән интеккән кешене салкын тигәннән дәваласак, аның ахыры ни белән бетә? Барысы да диагноздан тора бит. Ә без үз хәлебезгә реаль бәя бирергә куркабыз.

– Юкка чыгу процессын ничек туктатырга соң?

– Мәсәлән, 1964 елда ядрә атып командасына алтын медаль алып килгән кешенең исемен, милләтен кем хәтерли? Җиңде, шатландык, оныттык. Онытылмас өчен мәдәни катлам (пласт) булдырырга кирәк дип уйлыйм мин. Русларның шундый катламын Пушкин, Достоевский, Чайковский, Малевич кебек мәшһүрләр тәшкил итә. Аларның әсәрләре дөнья буйлап йөри. Мәсәлән, "Аккош күле" балеты куелмаган бер генә ил, аны белмәгән бер генә кеше дә калмады.

Софья Гобәйдуллина да мин - татар дип кычкырып йөрмәгән

Татарга дөньяга билгеле мәшһүрләр кирәк. Бездә бит бар алар. Көчле язучыларыбыз да, композиторлар да бар. Ләкин дөньяга чыкканнары татар булып танылмаган. Рудольф Нуриев, мәсәлән, үзен татар мәдәнияте вәкиле итеп танытмаган. Композитор Софья Гобәйдуллина мин – татар дип кычкырып йөрмәгән. Америкада яшәгән Михаил Барышников, киресенчә, рус көйләренә биегән. Менә шундый милләттәш белән горурланмый мөмкинме соң инде? Милли үзаңы көчле булган татар Барышниковларын үстерергә кирәк безгә. Яшьләрдә горурлык хисе уяту өчен "Сөембикә" дигән бөек әсәрләр иҗат итеп дөнья сәхнәләрендә күрсәтергә кирәк.

– "Әлиф" турында сүз чыккач, мәйдан эзлибез, дидегез. Театр режиссеры авызыннан бу сүз сәеррәк яңгырый.

– ТЮЗ рус телле балаларга һәм яшүсмерләргә тәгаенләнгән. Дөрес, монда төрле милләт кешеләре килә, спектакльләр карый. Ләкин алар монда русча спектакльләр күрергә килә. Татарча тамашалар өчен татар ТЮЗы бар бит. Аларның исә үз репертуары. Шуңа күрә "Әлиф" бүген үги хәлдә әле.

Мондый спектакльләр өчен үзгә мәйдан кирәк шул. Русча спектакльләр өчен "Угол" дигән мәйдан бар. Татарча проектларга мондый урын юк.

Биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә
Биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә

– Татар яшьләре хәрәкәтендә катнашасыз, татарча укытуны яклап видеороликлар ясыйсыз. Бу – соңгы чиккә җитүне аңлап ясалган талпынышлармы?

– Әгәр безнең 30-40 ел запасыбыз булса, миңа калса, телне саклап калырга өмет бар. Бу вакытта татар яшьләрен берләштереп торучы мәдәни җирлек барлыкка китереп була әле. Талантлы яшьләр бар бит. Ләкин күбесе Казанда эш урыны таба алмыйча, читкә китә.

Байбулат татар киносын дөнья дәрәҗәсенә чыгарырлык итеп төшерә ала

Бу җәһәттән Нурбәк Батулла искәрмә. Ул Петербурда укыды да, Казанга кайтты. Бу карары өчен үкенмидер дип уйлыйм. Татар ТЮЗында эшләү белән беррәттән, менә шушындый проектларда да актив катнаша. Безнең максатыбыз, карашларыбыз бер. Ә менә энесе Байбулат Мәскәүдә калды. Әгәр аңа монда фильмнар ясарга мөмкинлек бирсәләр, ул да кайтыр иде. Байбулат татар киносын дөнья дәрәҗәсенә чыгарырлык итеп төшерә ала. Якутларда кино сәнгате күтәрелештә. Бу бит якут телен, мәдәниятен яңадан кайтару дигән сүз. Ә алар 300 мең генә кеше, татар халкын 7 миллион дибез...

– "Әлиф" – татар тамашачысы күнеккән форматтагы спектакль түгел. Шуңа күрә аны кабул итмәүчеләр дә булды. Театр шушы юнәлештә үсәргә тиешме, әллә бу – бер тәҗрибә генәме?

– Минем өчен театрның һәр яклап үсүе мөһим. Һәр юнәлеш дөрес, чөнки аларның һәрберсенең, азмы ул, күпме, үз тамашачысы бар. "Әлиф" – минем өчен тәҗрибә булды. Гомумән, һәрбер спектакль тәҗрибә, яңа юлны эзләү ул.

"Әлиф" – гарәп язуы белән мавыгып китүем аркасында туды. Кулыма бабамның атасы Имаметдин улы Абзалетдин язып калдырган көндәлекләрне алгач, мин шушы имла белән никадәр байлыктан мәхрүм калганыбызны аңладым. Чыннан да бит, 1927 елга кадәр безнең мәдәният, әдәбият гарәп графикасына бәйле булган. Моны аңлаган кешеләр гарәпне латинга, латиннан кириллга күчкәндә дә, гарәпчә язудан туктамаганнар.

Имаметдин бабай да гомер буе гарәпчә язган. Чөнки ул дөньяны шушы хәрефләр аша таныган һәм башкача кабул итә алмаган да. Уйлап карагыз, күпме аерма бит! Бабам уңнан сулга язса, ә моңа күпме мәгънә салынган, хәзер сулдан уңга язарга кирәк. Бер шушы фактны кабул итәр өчен генә дә аңны үзгәрү шарт.

Гарәп графикасыннан баш тартып, без шәркый мәдәниятне югалтып, ниндидер бер автономиягә әверелдек

Мине күптәннән бер сорау борчый иде. Нишләп без мәдәниятнең соңгы йөз елына гына әһәмият бирәбез соң? Ә аңа кадәр тарих булмаганмы? Казанның тарихын гына да мең ел дип исәплибез икән, кайбер чыганаклар әле аның тарихы тагын да элегрәк башланган дип күрсәтә. Шулай булгач мәдәниятне Тукайдан башлап кына өйрәнү гадел булмый бит.

Миңа калса, гарәп графикасыннан баш тартып, без шәркый мәдәниятне, дини әдәбиятне, гарәп, ислам дөньясы белән элемтәләрне югалтып, ниндидер бер автономиягә әверелдек. Рус мәдәнияте йогынтысында калган автономия булып яши башладык. Ә кая соң Шиһабетдин Мәрҗанинең фәлсәфә трактатлары? Кол Гали кая? Мин ул чорлардан "Идегәй" дастанын, "Кыйссаи Йосыф" һәм "Сак-Сок"ны белә идем.

1552 елга кадәр, аннан соңгы шагыйрьләр, язучылар безгә нәмәгълүм. Әгәр дә инде шундый берәр өлгегә тап булсак та, безгә аны аңлавы читен. Үзем, мәсәлән, Сәйф-Сараи дигән шагыйрьне ачтым. Аның әсәрләре шулкадәр матур, ләкин төп нөсхәдә безгә аңлаешсыз. Хәер, Тукайның да бөтен шигырьләре аңлаешлы түгел. Без аны үзебезгә яраклаштырган вариантта гына кабул итәбез. Яраклаштрганда Тукайның ритмикасы, стиле бозылуы инде беркемгә дә сер түгел.

Әлифбалар алмаштырып без гарәп графикасындагы җиде хәрефне югалттык

Миңа, сәнгать кешесе буларак, әсәрләрнең шул чордагы яңгырашы әһәмиятле. XIX гасыр һәм аннан әүвәлге чорларның яңгырашын ишетәсем килә. Яңгыраш дигәннән, әлифбалар алмаштырып без гарәп графикасындагы җиде хәрефне югалттык. Димәк, никадәр аһәң югалды. Миңа калса, һәрбер хәреф ул зур югалту, хәтта фаҗига да.

Моңа рус әдәбиятыннан бер мисал, Толстойның "Сугыш һәм солых" ("Война и мир") романының исеме беренче нөсхәдә “мiр” дип язылган булган. Болай язылганда ул "җәмгыять" дип укыла. Романны “Сугыш һәм җәмгыять" дип укысак, ул башкача кабул ителер иде.

Режиссер Туфан Имаметдинов
Режиссер Туфан Имаметдинов

– Димәк, гаилә ядкәрләрен аңларга тырышу өчен гарәпчә укырга өйрәнгәнсез?

– Ерак бабам көндәлекләре кулыма килеп кергәнче үк гарәп графикасында язылган татар язмаларын укый белә идем инде. Әлеге юнәлештә эзләнүләрне дәвам итү, мин – кем дигән сорауга җавап эзләү булды. Гаилә тарихында ак таплар җитәрлек. Әйтик, Имаметдин бабай кулак дип авылдан сөрелгән, төрмәдә утырган. Ләкин гаиләдә аның турында истәлекләр бик сакланмаган. Үзе дә күп сөйләмәгән, бу тема ябык булгандыр, күрәсең. Укымышлы кеше булган. Көндәлегеннән үк күренеп тора.

Ә төп гаебе – авылдашларын үлемнән саклап калу булган. Идел буенда ачлык башлангач, чәчүгә ике капчык арышны биреп бетермичә, халыкка өләшкән. Бу хакта органнарга күршесе барып әйткән. Сарман районының Анак авылында була бу хәлләр.

– Сез укымышлы, зыялы гаиләдән, ә рус ТЮЗына режиссер итеп билгеләнгәч, театр училищесына керми кая барыйм инде, мәктәптә икелегә укыгач, дип интервью биргәнсез.

– Мәктәптә мин чыннан да бик яхшы укымадым. Чөнки укудан тыш шөгыльләрем шактый иде. Музыка мәктәбендә укыдым, халык ансамблендә йөрдем, үзлегемнән халык уен коралларында уйнарга өйрәндем һәм башкалар. Болар барысы да хәзер миңа ярдәм итә.

– Театрда демократия бармы? Ул сәяси хәлләргә карата үз фикерен белдерә аламы?

– Театр эчендә һичшиксез демократия булырга тиеш, башкача иҗат була алмый. Тиран режиссерлар тарихта калды, миңа фикерләшеп, аралашып эшләү ошый. Сорауның икенче өлешенә килгәндә, миңа калса, театр үзен билгеле бер проблемнарга багышларга тиеш түгел. Дөрес, мондый юнәлештә эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Брехт театры. Ләкин бу җәһәттән театр массакүләм мәгълүмат чараларына бик оттыра. Чөнки аның мәгънәсе башкада бит. Ул рухи продукт буларак яралган.

Сәнгать ул, үзенә күрә, диннәрнең суррогаты. Борынгы грекларның "Фарсылар" дигән әсәрен искә төшерик әле. Греклар фарсылар белән һәрвакыт кораллы конфликтта булган, димәк алар бер-берсенә дошман. Ә текстта греклар батыр фарсыларга дан җырлый. Гаҗәеп бит. Хәзер шушы хәлне үзебезнең заманга яраклаштырыйк. Әгәр театр 1946 елда берәр Францка дан җырлаган пьеса куелса, театрны ябарлар, коллективын атарлар иде. Безнең заманда да шул ук хәл кабатланыр иде.

Борынгы заманда исә җиңелү аллаларга корбан булу, батырны үтерү – аллага корбан китерү итеп аңлатылган. Һәм батырның яуда шәһит китүе, дошманмы ул, юкмы, соклангыч күренеш саналган. Димәк, театрда дини ритуал үтәлгән һәм ул чыннан да чынбарлыктан читтәрәк торган.

– Демократия дигәч, ерак тарихны түгел, Серебренников вакыйгасын күз уңында тоткан идек.

– Бу вакыйганы кабул итү авыр иде. Чөнки сүз Кирилл Серебренников турында бара, ә бу гаепләр аңа бөтенләй туры килми кебек. Аннары аның өчен сөендем. Чөнки аның будда динен кабул итүен белдем. Ул бит мәхкәмәгә дә киңәшләшер өчен будда дине руханиен чакырттырган. Ә дин буенча дөньялыкта күтәргән авырлыклар җанны чистарта. Җанның чистаруы хәерле.

* * * *

Туфан Имаметдинов 1984 елның 7 ноябрендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә туа. Русия театр сәнгате академиясендә режиссура бүлеген тәмамлый. Укыганда аны "Современник" театрына чакырып алалар һәм "Муки ада", "Музыка на третьем этаже", "Капитанская дочка" кебек спектакльләрдә уйный. Режиссер буларак ул "Гоголь. Фантазии" – "Записки сумашедшего" спектакленнән соң таныла. Бу спектакль 2010 елда “Режиссер и пространство” халыкара театраль бәйгесендә җиңеп чыга.

Имаметдинов 2014 елның декабрендә Казан яшь тамашачы театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Монда ул "Любовь людей" (Д.Богославский), "Война глазами детей" (Р.Винекен), "Из глубины” (художник Ван Гог) һәм башка спектакльләр куя.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG