Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:06

Чаллыдагы "Азатлык" берлеге җыенында мәгариф проблемнары үзәктә булды


"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге утырышы

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге узган якшәмбе кичендә, 1 октябрь еллык хисап җыелышы уздырды. Биредә республиканың дәүләт оешмаларына ике дәүләт телен дә дә камил белүчеләрне генә эшкә алу турында мөрәҗәгать һәм сәяси таләпләр белән резолюция кабул ителде.

Берлек рәисе Илмир Салих катнашучыларны ел буена башкарылган эшләр белән таныштырды. Аның чыгышында төрки яшьләр чараларында катнашулар, урыннарга күп санлы мөрәҗәгатьләр җибәрелүе, матбугатта татар язмышына кагылышлы мәкаләләр белән катнашу, "Азатлык” газетын чыгарулары һәм башка гамәлләр хакында әйтелде.

Илмир Салих
Илмир Салих

Илмир әфәнде соңгы вакытта төрки халыкларның берләшүгә йөз тотуларын билгеләп, татарларның да анда ким булмауларын, тарихта борынгыдан сәяси эз калдырган халык буларак, актив катнашуларын белдерде.

Ул шулай ук татар яшьләренең Мәскәү тарафыннан татар теленә булган басымына җавап итеп активлаша башлавын да искәртте.

Булат Гатин
Булат Гатин

Берлек әгъзасы Булат Гатин халыкара югарылыктагы эшчәнлеккә тукталды, алдагы елда Маҗарстанда булачак төрки халыклар җыенына әзерлек башларга тәкъдим итте.

Биредә татар теле, мәгарифе, аның кысылуы хакында бик күп фикерләр әйтелде. Халыкара төрки яшьләр оешмасы җитәкчеләренең берсе Тәлгать Әхмәдишин быел укытучыларның Чаллыдагы август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттәховның мәктәпләрдә татарча укытуны таләп итүен әйтте.

Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин

"Ләкин мәктәпләрдә һаман да урысча гына укытуны алга сөрәләр. Министрга буйсынмыйлар, аның сүзенә колак салмыйлар. Ничә еллар буена татар мәгарифе турында сөйлибез, нәтиҗәсе гел артка чигенү генә" диде Әхмәдишин. Чаллы шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев белән булган очрашуда Әхмәдишинга мәктәпләрдә татарча укытуның торышын күзәтүдә җәмәгатьчелек вәкиле вәкаләтләрен биргәннәр. Ләкин шушы вәкәләтләрне бирү турындагы беркетмәне менә икенче ай инде аның кулына бирмиләр икән. Нәтиҗәдә, ул татарча укытуның торышын билгеләү өчен мәктәпләргә керә алмый.

Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин

"Азатлык" әгъзасы Дамир Шәйхетдин "Түрәләр татар мәгарифе турындагы төшенчәне гомумән аңламый. Нәрсә ул татар мәктәбе, нәрсә ул урыс һәм татар-урыс мәктәпләре. Алар бер-берсеннән аерыла. Тел юнәлешендә түрәләргә басым ясауны нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Алар безне оппозиция дип саный. Без татар халкы вәкилләре. Бар татар халкы оппозициядә була алмый. Татар мәгарифе турында президентның катгый сүзе кирәк", дип чыгыш ясады.

Зиннур Әһлиуллин (сулда)
Зиннур Әһлиуллин (сулда)

Җыенда кунак буларак катнашкан Зиннур Әһлиуллин да чыгышын татар теле торышы хакындагы сүзләр белән башлады. Аның фикеренчә, милли мәгариф бүген фаҗига, катастрофа хәлендә. "Шушы вазгыятьтә дә тел үсешен яклау, аның турында нинди дә булса эшчәнлек алып бару бик кыен. Шундук штрафлар сала, җинаять эшләре ача башлыйлар. Мондый шартларда татар халкының төшен, үзәген саклап калу зарур. Монысын урыслашуга йөз тотучылар белән түгел, татарлыкка омтылучылар белән башкарырга мөмкин. Менә Европада әле генә татар яшьләре форумы узды. Кирәкле гамәл. Хәзер инде Европада берничә татар мәктәбе ачу, бәлки интернет ярдәмендәдер, турында уйланырга кирәк”, дигән тәкъдимнәрен җиткерде Әһлиуллин.

Чыгышлардан соң Татарстан җитәкчеләренә туган тел проблемнары турында язылган мөрәҗәгать кабул ителде.

Чаллы "Азатлык" татар яшьләре җыен резолюциясен дә хуплады. Резолюциядә 1992 елның 21 февраль референдумы нәтиҗәләре белән 6 ноябрьдә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең төп вариантын кире кайтару турында да белдерелә. Ул Конституциядә Татарстанның халыкара хокук субъекты булуы турында әйтелә. "Азатлык" яшьләре Русиянең "Фиркаләр турындагы канун"ын милләт һәм дин тоту ирегенә каршы килә, демократик җәмгыятьтә дини һәм милли нигездә оешма яки фирка булдыру хокукы булырга тиеш, дип саный.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG