Accessibility links

Кырымда тагын дүрт кырымтатарны тоткарладылар


Молодёжное бистәсендә Ринат Сулеймановны тоткарларга килүчеләр
Молодёжное бистәсендә Ринат Сулеймановны тоткарларга килүчеләр

2 октябрь Акмәчет янындагы Молодёжное бистәсендә Ринат Сулейманов, Арсен Кубединов һәм Сейран Мустафаев, Карасубазар районы Терекли-Шейх Эли (Мельничное) авылында 64 яшьлек Талят Абдурахмановны тоткарладылар.

Барлык тоткарлаулар Кырымны аннексияләгән Русиянең битлек кигән куәт төркемнәре тарафыннан башкарылган, тоткарланганнарны номерлары булмаган машиналарда алып киткәннәр.

Тоткарланган кырымтатарларның йортларында тентүләр узган. Алар экстремистик дини төркемнәр оештыруда шикләнелә.

"Ринат Сулеймановны тентудән соң колоннага тезелгән, номералары булмаган машинага утыртып алып киттеләр. Аны кая, кем алып киткәнен белмибез, без машина белән колонна артындан барганда безгә УАЗ машинасы комачаулап торды”, диде Азатлыкка адвокат Эдем Семедляев.

Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

"Аларны дини экстремист төркем оештыруда һәм аның эшендә катнашуда гаепләмәкче булалар, ләкин алар моны танымый. Гади катнашучыларга 6 ел, оештыручыга 10 елга хәтле ирекләреннән мәхрүм итү яный. 3 октябрьдә мәхкәмә узачак, адвокатлар моңа әзерләнә. Хәзер аларны Акмәчеттә ябып тоталар", диде Азатлыкка Кырым кеше хокуклары төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров.

2014 елдан башлап Кырымда кырымтатарларны дини, сәяси сәбәпләрдән тоткарлаулар, эзерләкләүләр, үтерүләр, аларның югалулары туктамый дәвам итә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG