Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канадада Илми Умеровны яклау чарасы узды


5 октябрь Канаданың Онтарио провинциясе Торонто шәһәрендә Кырым мәхкәмәсе тарафыннан ике ел колониягә хөкем ителгән Кырымтатар мәҗләсе рәисе урынбасары Илми Умеровны яклау пикеты узды.

Кырымтатар һәм украин байраклары, #FREE UMEROV шигарләре белән чыккан ативистлар Кырымда тоткарланган, сәяси сәбәпләрдән мәхкәмәгә тартылганнарны азат итүне тәләп итте.

"Бу ФСБга безнең сүзебез - кырымтатар халкын хурлаганда без авызыбызны ябып утырмаячакбыз", диде Канада кырымтатар берләшмәсе вәкиле Эльвира Саале. Чара Илми Умеровны яклап үткәрелсә дә, пикетчылар Кырымда тоткарланган барлык тоткыннарны яклаганын белдерде.

Онтарионың җирле парламенты каршында үткән чарада Канада кырымтатар берләшмәсе, Украина вәкилләре, Украинаның Торонтодагы консулы Андрей Веселовский, Онтарио парламенты депутаты Иван Бейкер катнаштылар.

* * *

5 октябрь Европа парламенты Русиядә иректән мәхрүм ителгән Кырымтатар мәҗләсе рәисе урынбасарлары Әхтәм Чийгоз, Илми Умеровны, журналист Николай Семенаны азат итергә чакырып резолюция кабул итте. Анда Русиядәге барлык сәяси тоткыннарны азат итү тәләп ителә. Документта 44 украин сәяси тоткын исемнәре дә телгә алынган.

XS
SM
MD
LG