Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:42

Уфада Навальныйга теләктәшлек чарасы полиция басымы астында узды


Уфада полиция хезмәткәрләре чарага килгән кызның язуын ала

Уфадагы чарада катнашучылар илдәге хакимият системасының черүе, тәртипсезлек һәм канун бозулар хөкем сөрүен белдерде.

Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданга Навальный тарафдарлары – 200ләп кеше җыелды. "Навальный өчен" дип аталган бу чараны оештыручы Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева мәйданда күренү белән полиция хезмәткәрләре аның янына килеп, чарада шигарләр һәм тавыш көчәйткеч җиһазлар кулланырга ярамавын кисәтте.

Полиция хезмәткәре Лилия Чанышевага кисәтү ясый
Полиция хезмәткәре Лилия Чанышевага кисәтү ясый

Җыелучылар арасында бер кыз шигар язып алып килгән булып чыкты. Ул аны ачарга өлгергәнче, полиция хезмәткәрләре аның паспортын тикшереп, шулай ук чарага рөхсәт бирелмәү сәбәпле, шигарне кулланырга ярамавын искәрттеләр. Әлеге кыз чарага рөхсәт булмавын белмәве турында әйтте. Җыелучыларның кулларында Русия байраклары һәм "Н" хрефе төшерелгән, шулай ук "20:8" дип язылган кызыл шарлар гына күрергә була иде.

Чарага 200ләп кеше килгән иде
Чарага 200ләп кеше килгән иде

Чарага җыелучыларга Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе рәхмәтен белдерде һәм "Безнең бүген төп таләпләр өчәү. Алар: Алексей Навальный һәм Леонид Волковны азат итү; Алексей һәм аның тарафдарларына басымны туктату; Навальный һәм 300 000 имза җыярга сәләтле намзәтләрне сайлауларда катнашырга мөмкинчелек тудыру", диде.

Чарада берничә кеше исемнәрен әйтми генә җыелучыларга фикерләре белән дә бүлеште. Алар илдәге хакимият системасының черүе, тәртипсезлек һәм канун бозулар хөкем сөрүен белдерде. Русиянең якты киләчәге өчен сүз иреге, сайлау хокукы булырга тиешлеген әйттеләр.

Лилия Чанышева Навальный тарафдарларының интернеттагы Вконтакте бите аша чара алдыннан полиция хезмәткәрләре белән очрашуын, мондый 100 кешегә кадәрле халык җыеннарына рөхсәт кирәкмәве турында хәбәр иткән иде. Чарага килүчеләр берникадәр басып торганнан соң Уфа мэриясенә кадәр йөреш уздырды.

Русиянең 80нән артык шәһәрләрендә оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чаралары тоткарлаулар белән узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG