Accessibility links

АКШның элекке дәүләт секретаре һәм Демократик фиркадән президентлыкка намзәт булган Һиллари Клинтон WikiLeaksка нигез салучы Джулиан Ассанж АКШтагы 2016 елгы президент сайлау кампаниясе барышында Русия хөкүмәте белән сүз куешып эшләгән, дип белдерә.

"Ул - оятсыз җайлашучы", дигән Клинтон АBC телеканалына. Әңгәмә эфирга дүшәмбе кич чыгачак.

Клинтон сүләренчә, WikiLeaks бүген "Русия күзләү хезмәтенең филиалы булып тора". Демократик фирка лидеры үзенең электрон почтасыннан хатларны урлап дөньяга чыгаруны Русия хакимиятләренең аның сайлауда җиңүен булдырмау максатындагы гамәлләрнең бер өлеше, дип саный.

Клинтон әйтүенчә, әлеге сәбәпләрнең берсе – Русия президенты Владимир Путинның аңа булган шәхси мөнәсәбәте. "Путинның авторитар сәясәтен тәнкыйть иткәнгә, ул миннән үч алды," ди Һилари Клинтон. Аның фикеренчә, эш моның белән генә бетми, Русия президенты Американы һәм Трансатлантика берлеген какшатырга тели.

АКШтагы президент сайлау кампаниясенә Русиянең тыкшыну ихтималын тикшерү бара. Мәскәү исә башка дәүләтләрдә узган сайлауларга үзенең тыкшынуын кире кага.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG