Accessibility links

16 октябрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе өч кешене Сынлы сәнгать музее, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан рәссамнары берлеге биналарына һөҗүм оештыруда гаепле дип таныды.

Гаепләнүчеләр Иван Бескровный, Камил Шаһиев һәм Олег Карташов "вандаллык" һәм тарихи мирас корылмаларын юк итү яки аларга зыян китерү" маддәләре нигезендә җинаять кылган, диелә. Шулай итеп, мәхкәмә өч гаепләнүчегә дә бер елга ирекләрен чикләү һәм 50шәр мең сум штраф салу турында карар чыгарды. Шулай ук алар 10700 сум күләмендә мәхкәмә чыгымнарын да капларга тиеш, дип яза Idel.Реалии.

19 март Казанда билгесез кешеләр Сынлы сәнгать музее, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан рәссамнары берлеге биналарының тәрәзәләрен ватып, диварларына язып киткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG