Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны тоткарлау, сорау алу, мәхкәмәләр дәвам итә


Кырымда ялгыз пикет, 14 октябрь 2017
Кырымда ялгыз пикет, 14 октябрь 2017

14 октябрь ялгыз пикетларга чыккан 10 кырымтатарыны 18 октябрь сорау алуга чакырдылар. Төп сораулар акциянең башында кем тора, аны кем оештырды, шигарләрне кем язды дигән сораулар булды дип хәбәр итте адвокат Эдем Семедляев.

"Без сорауга чакырылганнарга сорауларга җавап бирмәскә дигән киңәш бирдек, тик бер кеше генә, ни өчен пикетка чыктыгыз дигән сорауга, мин булган гаделсезләкләргә каршы йөрәк әмере белән чыктым дип җавап бирде", диде Эдем Семедляев.

14 октябрь Кырымның зур юлларына 100гә якын кырымтатар ялгыз пикетларга чыкты. Шулай итеп алар соңгы вакытта тоткарланган кырымтатарларга тәләктәшлек белдерде, дип хәбәр итте "Крымская солидарность" төркеме.

11 октябрь Бакчасарайда кырымтатарлар өйләрендә тентүләр узды, алты кырымтатар тоткарланды, аларга теләктәшлек белдереп килгән тагын 8 кырымтатарны Русиянең куәт хезмәтләре тоткарлап алып китте.

Аларга теләктәшлек белдереп өйләре янына килгән 9 кырымтатарына Бакчасарай район мәхкәмәсе административ эшләр ачып 135 мең сум штраф салган. Бу штраф белән риза булмаган адвокат 18 октябрь Кырым Югары мәхкәмәсенә аппеляция юллады.

“Бу кешеләр бер нәрсәдә гаепле түгел, ләкин мәхкәмә һәрвакыттагыча безнең аппеляцияне канәгатьләндәрмәячәктер. 135 мең сум алар өчен зур акча. Без бу акчаны Кырым марафоны оештырып җыя алырбыз дип өмет итәбез”, диде Эдем Семедляев.

Бакчасарайда тоткарланган Сейран Салиевның хатыны Мумине Салиева бүген кырымтатарларны тоткарлап, утыртып барлык кырымтатар халкын куркытырга телиләр, ди. "Димәк, бүген аерым кешеләрне түгел, ә репрессияләргә дучар ителгән барлык кырымтатарларны утырткан булалар. Нәтиҗәдә икенче эффект килеп чыга. Чираттагы тентүләргә тагын да күпләп кешеләр җыела башлый, мәхкәмә биналары янына йөзләрчә кешеләр килә .Башта ялгыз пикетка бер кеше - Рустем Караметов чыккан иде. Аны утыртканнарына карамастан, аны яклап тагын 8 кеше чыккан иде. Бакчасарайда тоткарланган 6 кешене яклап Кырымның баш юлларына 100 гә якын кеше пикетларга чыкты. Тенденция үсә бара. Уннарча чыкканнар урынына йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр чыгачак. Без кыргыйлар түгел, без саткыннар түгел, террорчылар түгел. Безнең халкыбызның тарихы бу үз ватанында тыныч яшәү өчен көч кулланмыйча көрәшенең озак юлы" дигән чыгышын ул социаль челтердә урнаштырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG