Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Гарык" чарасындагы баннерларны лингвистик экспертизага җибәргәннәр


"Ачык Русия" тарафдарлары Уфада. 12 июнь 2017
"Ачык Русия" тарафдарлары Уфада. 12 июнь 2017

Полиция Уфада 7 октябрьдәге митингка "Ачык Русия" активисты тотып чыккан баннерларны лингвистик экспертизага җибәргән. Тикшерүнең нинди маддәгә нигезләнеп уздырылуы әйтелми.

Активистның үзенә дә гаепләү әлегә белдерелмәгән, дип яза "Коммерсантъ-Уфа".

Басмага Артем Шабаловның адвокаты сөйләвенчә, активистны 7 октябрьдә Русия президенты туган көнендә "Ачык Русия" уздырган чарада тоткарлаганнар. Аның кесә телефонын, фотоаппаратын һәм ике баннерын тартып алганнар. Баннерларның берсендә Владимир Путинның фотографиясе "Гарык" дип язылган кәгазь белән капланган булган, икенчесендә президент портреты астына "Путинга 65. Пенсиягә вакыт" дип язылган.

Активистның үзенә гаепләүләр әлегә белдерелмәгән. Тикшерү эшләре нинди маддәгә нигезләнгәне дә билгеле түгел, дип хәбәр итә адвокат. Шабаловны тикшерүче белән очрашуга чакыралар, ләкин ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарта.

7 октябрьдә, президент Владимир Путинга 65 яшь тулган көнне "Ачык Русия" "Надоел" дип аталган чара уздырды. Берничә шәһәрдә хәрәкәтнең координаторларны тоткарланды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG