Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Төркия икътисад министры Ниһат Зәйбәкчи килә


Ниһат Зәйбәкчи
Ниһат Зәйбәкчи

Бүген, 20 октябрьдә Казанга Төркиянең икътисад министры Ниһат Зәйбәкчи килә. Ул Хөкүмәтара Русия-Төркия сәүдә-икътисади хезмәттәшлек комиссиясе утырышында катнаша.

Шимбә Ниһат Зәйбәкчи Татарстан президенты Рөстәм Миңхнеханов белән очрашачак, дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте. Алар Русия-Төркия комиссиясенең Русия өлеше рәисе, энергетика министры Александр Новак исеменнән оештырылган рәсми төшке ашта да катнашчаклар.

Ниһат Зәйбәкҗи Татарстанга беренче тапкыр гына килми. Миңнеханов Төркиягә барган вакытларда да, гадәттә аның белән очраша.

Татарстанның инвестицион үсеше агентлыгы мәгълүматына караганда, республикага инвестицияләр күләме белән Төркия беренче урында тора. Иң эре инвесторлар "Алабуга" икътисади зонасында үз корылмаларын булдырды. Анда "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" агач эшкәртү, ​"Хәят Кимья"​ санитар-гигиеник тауарлар җитештерү, "Джошкуноз Алабуга" Форд машиналарына детальләр җитештерү, "Дизайн Рус" полимер торбалар җитештерү корылмалары бар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG