Accessibility links

Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) галиме Исмәгыйль Хөснетдинов татар телен кыскартуга бер кануни нигез дә юк, прокуратура күрсәтмәләрен мәхкәмәгә биреп була ди.

26 октябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышы алдыннан татар телен укытуның киләчәге өчен борчылып парламент бинасы каршына килүчеләр арасында Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) галиме, техник фәннәр докторы Исмәгыйль Хөснетдинов тә бар иде.

Исмәгыйль әфәнде Азатлык белән сөйләшкәндә җәмгыятьнең бөтенлеге турында кайгыртырга тиешле кешеләр ызгышка нигез бирде дип белдерде. Билгеле булганча, Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады һәм күп тә узмый баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуны тикшерергә күрсәтмә бирде.

Милли телләргә мөнәсәбәт милләткә карап формалашмый

"Монда җиңүчеләр булмаячак. Татар теленә каршы булучылар да, аны яклап чыгучылар да җиңмәячәк. Чөнки җәмгыять чатный башлады. Бу чатнау татарлар һәм урыслар арасында да, татарлар белән татарлар, урыслар белән урыслар арасында да барлыкка килде. Чөнки милли телләргә карата мөнәсәбәт милләткә карап формалашмый. Татарлар арасында да татар телен өйрәнүгә каршылар бар, урыслар арасында татар телен яклаучылар бар. Хәзер төп проблем – шушы чатнауны ямау", ди Хөснетдинов.

Галим фикеренчә, хәзер урыс телле ата-аналары комитеты үсеш ала. Ә аның төбендә бик зур булмаган бер проблемны алып, аны зур итеп кабартуга, социаль челтәрләргә чыгаруга һәм аңа массалык сыйфаты бирү ята ди галим.

Татарстан парламенты каршына килүчеләр
Татарстан парламенты каршына килүчеләр

Исмәгыйль әфәнде 26 октябрь Дәүләт шурасы депутатлары утырышы алдынан Әлифба китаплары тотып, "Туган тел"не җырлап торган ата-аналар, укучылар, укытучылар, татар җәмәгатьчелеген җәмгыятьтә аерылу булмасын дип чыгучы кешеләр, җәмгыятьне берләштерүчеләр дип атый.

"Ә моңа каршы торучылар – Русиянең таркалуы тарафдарлары. Татар теленең яки башка телләрнең кыскартылуына мин бер генә кануни нигез дә күрмим. Конституция мәхкәмәсе үзенең карарын кабул итте. Башкалары – күп очракта тормыштан аерылган түрәләр чыгарган кануни актлар гына. Әлеге мәсьәләне уңай хәл итүнең барлык механизмнары да бар, прокуратура күрсәтмәләрен дә мәхкәмәгә шикаять итеп була. Без бу кануннардан файдаланырга тиеш", ди Исмәгыйль Хөснетдинов.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG