Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе "Бонус" газетасы мөхәррире Рамил Рәхмәтовны "оештыручы тарафыннан митинг уздыру тәртибен бозу" маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тарттырган. Аңа 15 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирелгән, дип яза "Коммерсантъ-Уфа".
Басма язуынча, мәхкәмә утырышы башкорт телендә тәрҗемәче аша барган. Рамил Рәхмәтов мәхкәмәдән үзенә карата төзелгән беркетмәне гамәлсез дип тануны һәм дәлилләр исемлегеннән алуны сораган. Журналист документ дөрес төзелмәгән дип саный, чөнки анда пүнәтәйләрнең фамилияләре дөрес язылмаган, вакыт күрсәтелмәгән һәм шаһитләр күрсәтмәләренең урыны язылмаган.
Рәхмәтов район мәхкәмәсе карарын шикаять итәргә җыена.
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүен таләп иткән митинг 21 сентябрьдә узган иде. Анда 300дән алып 700гә кадәр кеше катнашты. Чарада катнашучылар митингны килештерелгән, дип санады, чөнки оештыручыларның белдерү хатына Уфа мэриясеннән җавап тиешле вакыттан соңрак килгән.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.