Accessibility links

Кайнар хәбәр

Епископ Тихон: "Татарстаннарның борынгы бабалары илебезне Чыңгызхан нәселе мирасчысы итте"


Епископ Тихон
Епископ Тихон

Казанда "Русия – минем тарих. Татарстан Республикасы" тарихи паркы ачылышында Русия патриархы урынбасары епископ Тихон Шевкунов та катнашты. Ул тантанада "Татарстаннарның борынгы бабалары илебезне Чыңгызхан нәселе мирасчысы итте", дип әйтте.

"Татарлар, Татарстан халкы гасырлар дәвамында Русия тарихының бер өлешен тәшкил итә. Тарихта катлаулы чорлар үттек. Нәкъ менә татарстаннарның борынгы бабалары безнең илебезне Чыңгызхан нәселе мирасчысы итте. Кайвакыт бу хакта уйланганыбыз да юк", дигән епископ. Рухани сүзләрен Татар-информ китерә.

"Русия – минем тарих. Татарстан Республикасы" тарихи паркы Казан ярминкәсе күргәзмәләр үзәгендә ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Әлеге проект Русия күләмендә 2013 елдан тормышка ашырыла башлады. Мондый музей Уфада да бар. Ел ахырына кадәр илнең тагын 17 төбәгендә, шул исәптән Самар, Пермь, Сарытау, Түбән Новгородта да барлыкка киләчәк.

Татарстан башкаласындагы музей "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенең 1нче һәм 2нче павильоннарында урнаштырылды. Тарихи парк экспозициясенең мәйданы 5,5 мең дүрткел метрны тәшкил итә, ул барлыгы 42 залдан тора. Проект кысаларында дүрт экспозиция ясалган. Алар: "Романовлар", "Рюриковичлар", "Бөек дулкынланулардан Бөек Җиңүгә кадәр (1914-1945)", "Русия – минем тарих. 1945-2016".

Болардан тыш Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына – Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Татар ханлыгы чоры, ТАССР тарихына аерым экспозиция багышланган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG