Accessibility links

Казаннның Вахитов районы мәхкәмәсе татар телен яклап пикетка чыккан активист Батырхан Әгъзамока карата җомга иртәнге якта ачылган эшне туктатты. Хөкемдар бик зур канун бозу булмаган диде.

Мәхкәмә утырышына Әгъзамовка теләктәшлек белдерер өчен "Азатлык" яшьләр берлегенең берничә активисты килгән иде, дип хәбәр итте Азатлыкка берлек җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин. Хөкемдар Шамил Гомәров административ эшне, бик зур канун бозу булмаган дип, туктату карары чыгарган.

Җомга иртәнге сәгать җиде тулганда Батырхан кулына "Иртәгә телем бетсә – бүген үләргә әзер. Президент! Татар телен якла!" дип язылган плакат тотып, Хөкүмәт бинасы каршына пикетка чыккан иде. Пикет башланып 20-25 минут узганнан соң, аның янына полиция хезмәткәрләре килә һәм документларын тикшерде, кем булуын ачыклау өчен Вишневское полиция бүлегенә алып китте. Соңрак Әгъзәмовка карата иртәнге җидегә кадәр урам чарасына чыгуы өчен администартив эш кузгату турында хәбәр ителде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG