Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мединский: "Урал тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кертелер. Татар теле темага туры килми"


Владимир Мединский һәм Миңтимер Шәймиев (с) журналистлар белән очраша, Казан, 28 октябрь 2017
Владимир Мединский һәм Миңтимер Шәймиев (с) журналистлар белән очраша, Казан, 28 октябрь 2017

Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский Башкортстандагы Урал тыюлыгын ЮНЕСКО халыкара мирас исемлегенә кертү ихтималын белдерде. Татар теле турындагы сорауга җавап бирүдән баш тартты.

Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский алдагы 7-8 елда Русиянең тагын биш объекты ЮНЕСКО халыкара мирас исемлегенә кертелер дигән өметен белдерде. Бу хакта ул шимбә көнне Казанда "Дөньяның мәдәни һәм табигый мирасында Русия" дип аталган киңәшмәдә әйтте. Урал табигый комплексыннан тыш исемлеккә шулай ук Владимир, Псков, Ярославль өлкәләре һәм Карелиядәге объектларны кертү каралган.

Чарадан соң журналистлар белән очрашу вакытында Мединсикйдан "Татар теле мәктәпләрдә укытылырга тиешме? Татар теле берничә елдан ЮНЕСКОның бетеп барган телләр исемлегенә кермәсме?" дип сораганнар. Русия министры "Бу сорау темага туры килми" дип җавап бирүдән баш тарткан.

Мединский белән бергә очршауда катнашкан Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев сүзгә кушылып, Русиянең мәгариф министры да Казанга килер, тел мәсьәләсе турында аның белән конструктив сөйләшеп, берәр чишелеш табарбыз дигән өметен белдерде.

"Тел укыту мәсьәләсендә Русия һәм Татарстан Конституцияләрендә каршылыклар юк, ләкин 25 ел узды, тормыш үзгәрә, проблемнар туа тора, алар безгә генә түгел, башка республикаларга да кагыла, без бер-беребезне ишетә белергә, чишелеш табарга тиеш һәм без аны табарбыз" диде Шәймиев.

Русия президенты Владимир Путинның телләрне укыту турында белдерүеннән​ соң​, Татарстанда татар теленә басым башланды. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметү һәм укытучыларны кыскарту турында хәбәрләр килә башлады.

Белешмә
Башкортстандагы Урал табигать комплексына Шүлгән-Таш тыюлыгы, Башкортстан табигый паркы, Морадым тарлавыгы, Алтын Солок һәм Ык буе тыюлыгы керә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG