Һәр көз Грузиянең ерак бер төбәгендә дөньяда бәлки иң матур мал күчерү күренешен күзәтергә була. Көтүчеләр үзләренең сарык көтүләре һәм этләре белән Тушетия тауларыннан Кахетия үзәнлегенә төшә. Тирә якта баш әйләнерлек матурлык булса да, бу юл бик катлаулы һәм куркыныч.

Җәен Тушетия таулары хәтфә юрган белән түшәлгән, ләкин көз монда иртә килә, көтүчеләр октябрь башында ук көтүләрен юлга әзерли башлый, кыш башланганчы төшеп җитәр өчен.

Бу алты дус – җәйләүгә Тушетия тауларына менеп китә торган дистәләрчә төркемнәрнең берсе. Алтысына 1200 сарыгы бар, җәйләүдән аска төшеп җитү өчен өч көн кирәк.

Төркемнең сүзсез әйдәманы Сулхан Гигоидзе. Аңа 29 яшь, кайчандыр техник институтны ташлаган, сарык көтү өчен. "Кешеләр арасында яшисем килмәде" ди ул.

Сәфәрнең икенче көне – иң авыр көн: куркыныч Абан үткелен үтәсе (2800 метр биеклектә). Иртә белән бер-бер артлы тау күлләрен узасы. Сак булырга кирәк: кыялардан вакыт-вакыт авыр ташлар ишелеп төшә.

Көтүчеләрнең берсе бу юлны беренчегә уза. Джорджик, өч айлык көчек, тау этләре токымыннан, ташландык булса да, көтүчеләр аны ярата.

Грузин тау эте – борынгы ныклы токым, сарыкларны җыеп тота белә һәм бүредән саклый.

Бу токымны зурлыгы һәм төсе белән сарыкка охшатып махсус үрчеткәннәр. Ерактан алар күренми дә, бүреләргә һәр көтүдән сак булырга кирәк.

Бормалы-сырмалы тау юлында Дато Чхареулиның сарыклары таралышып бетте.

Үткел алдыннан көтүчеләр капкалап ала: тозлы сарык пәйнире, ипи, балык консервалары…

…һәм чача – шәраб сыгу калдыкларыннан ясала торган зәһәр эчемлек. Көтүчеләр өчәрне күтәрә – таулар, кунаклар һәм шушы үткелдә һәлак булган дуслары хакына.

Төштән соң кузгалалар. Абан үткеле дөньяда иң куркыныч юлларның берсе санала.

Йөк машинасы узып китә, үткелдән очып төшеп чәлпәрәмә килгән бер машина калдыкларын төягән. Дустыбыз шунда үлде, әле генә аның өчен эчтек, дип аңлата Гигоидзе.

Гигоидзе сарыклары таралмасын өчен арттан куалый. Бара-бара яңгыр бозга, аннары юеш карга алышына.

Көтүнең 85% сарык, калганы – тәкә. Тушетия сарыклары чыдам, ите сусыл, тәмле. Йоны артык калын, шуңа аны куркуга яндыралар. Бу сарыкның арт санына май җыела - үзенә күрә энергия чыганагы - йөргәндә ул яктан-якка селкенә. Бу сарыкның берсе 60 доллар чамасы.

Өстә котычкыч җил. Качар урын юк, сарыклар алга чаба - үткелнең икече башындагы җылы ышыкка таба.

Үткелне үтүгә көтүчеләр бормалы-сырмалы юлдан чыгып көтүне туры сырттан куа башлый.

Кулдагы таяклар эшкә китә – көтүдән артта калган сарыкларга каты эләгә.

Сарыклар сырттан төшкән арада арган этләр черем итеп ала.

Кечкенә Джорджик хәлдән тайган. Текә сыртларда ул куркудан шыңшый башлый, куркыныч урыннарда көтүчеләр аны кулга ала.

Көтү янә юлга чыга, караңгы төшкәнче җылы урынга барып җитәргә кирәк.

Урман читенә җиткәч сарыклар үтә дә текә сырттан аска ташлана.

Караңгы төшә. Хәлдән тайган сарыклар юлның соңгы өлешен уза. Бер туктаусыз 12 сәгать юл. Сулхан корбаннарны саный: сигез сарык - үткел аша чыккан зур көтү өчен күп түгел.

Арган йә имгәнгән сарык туктап калса - башы бетә. Йә катып үлә, йә бүре ашый, йә суялар.

Ялга тукталыш, учак кына янмый - агач юеш. Көтүчеләрнең берсе пыскып яткан кисәү арасына башта бер, аннары икенче җилем итеген кыстыра, бераздан учак дөрләп янып китә.

Көтүчеләр кибенергә тырыша, ара-тирә чачаны күтәреп ала. Ниһаять, яталар. Кечкенә Джорджик Чхареулиның йокы капчыгына кереп сыена. Киез капчык эчендә җылы.

Ниһаять көтүчеләр цивилизациягә төшеп җитә. Аста көн матур, футболкадан йөрерлек.

Беренче эш итеп сыра алалар.

Таулар артта калды, көтү бер атналап үзәнлектә калачак, җылыга күнегеп бераз симереп алачак, аннары юлын дәвам итәчәк. Азәрбайҗан чигендәге кышлауга кадәр тагын 200ләп чакрым барасы.

Иң авыры артта, Джорджикның күңеле күтәренке. Ләкин тиздән ул кабат менәсе булганын аңлаячак. Яз көне тауга менү тагы да куркынычрак. Ләкин ул вакытка инде ул үскән булыр: көтүчеләр аның белән артык булышмас, һәм ул йокы капчыгына да сыймас.

Эймос Чаппл репортажы