Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәген хокукый яктан яклау өчен акча җыю башланды


ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев оешманың 12нче корылтаенда (архив фотосы)
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев оешманың 12нче корылтаенда (архив фотосы)

Дөнья татар иҗтимагый үзәген мәхкәмәләрдә хокукый яклау өчен акча җыю башланды. Моннан тыш, ТИҮ әгъзалары тагын бер тапкыр татарлардан оешманы яклап, Татарстан һәм Русия президентларына, Татарстан Дәүләт Шурасы һәм Русия Думасы депутатларына хатлар язуын сорый.

Татар иҗтимагый үзәге тараткан хатта зур тарихы булган татар оешмасын ябуга юл кую ярамый, диелә. Хокукый яктан яклауны оештыру өчен акчалата ярдәм дә сорала. Шулай ук активистлар татарлардан республика президенты Рөстәм Миңнехановка язылган хатка имзалар куюны да үтенә.

"Бөтен дөньядагы татарларга" мөрәҗәгатьне Дөнья татар иҗтимагый үзәге сентябрь ахырында тараткан иде. Анда Тикшерү комитетының "иң өлкән татар иҗтимагый үзәгенә" карата "нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше турында языла. ТИҮ 1989 елдан бирле эшләп килгән шундый оешманың юк ителүенә юл куярга ярамый ди һәм татарлардан ярдәм сорый. "Президент Путинга, президент Миңнехановка, Дәүләт Думасы депутатларына, Татарстан Дәүләт Шурасына иң өлкән татар оешмасын саклап калуны сорап хатлар языгыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хатка Миңнехановка язылган мөрәҗәгать һәм имзалар кую бите беркетелгән. Әлеге мөрәҗәгатьне Татар иҗтимагый үзәге сентябрь башында кабул иткән иде. Анда активистлар Татарстан президентыннан "ватандашлык җәмгыяте институтын юк итүдән саклауны сорый".

ТИҮ эшчәнлегенә карата җинаять эше бу елның 28 июнендә ачылган. 21 августта оешма җитәкчесе Фәрит Зәкиевнең өендә тентү узды.

Тәртип саклаучылар Татар иҗтимагый үзәгенең 2015 елның 21 февралендә Халыкара ана теле көненә багышланган пикетында күтәрелгән текстта һәм 2016 елның 19 февралендә Халыкара ана теле көненә багышланган конференциясе карарында канунга каршы сүзләр бар дип саный.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG