Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле укытучыларын урыс теле, география, тарих һәм башка фәннәрне укыту өчен әзерләячәкләр


Татарстанда татар теле укытучыларын башка фәннәрне укыту өчен әзерләү республика казнасы хисабына башкарылачак.

Бу хакта Татарстан мәгариф үсеше институты сайтында урнаштырылган игъланнан билгеле булды.

Әлеге белдерүгә караганда, Татарстан мәгариф министрлыгы мәгариф үсеше институты белән берлектә "урыс теле, тарих, география һәм башкаларны укытырга җыенучы татар теле укытучыларын" өстәмә һөнәри програмнар буенча уку өчен тыңлаучылар буларак җыя. Бу үз белгечлегендә белемне арттыру яки укыту өчен башка белгечлек алу булырга мөмкин.

Укыту республика хисабына оештырылачак, диелә. Гаризаларны кайчанга кадәр тапшыру турында әйтелми.

Узган атна Дәүләт шурасы сессиясендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты идарәсе белән сөйләшүләр алып баруы турында сөйләгән иде һәм бер генә татар теле укытучысы да эштән җибәрелмәячәк дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG