Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе журналист Рамил Рәхмәтовка штраф җәзасын көчендә калдырды


Рамил Рәхмәтов
Рамил Рәхмәтов

Рамил Рәхмәтовка 21 сентябрь килештерелмәгән митинг оештырган өчен дип салынган 15 мең сум күләмендәге штраф җәзасы көчендә калды. Журналист хөкем карарына риза түгел, ул хакимиятләрнең митингны килештермәве канунсыз, дип саный.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе ProUfu басмасы журналисты Рамил Рәхмәтовка Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды. Рәхмәтов 21 сентябрьдә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүен таләп итеп уздырылган митингны оештыручыларның берсе санала. Урам чарасы хакимиятләр белән килештерелмәгәнлектән полиция анда актив катнашучыларның кайберләрен тоткарлаган иде. Нәтиҗәдә Рәхмәтовка урам чарасын оештыру тәртибен бозган өчен дип 15 мең сум күләмендә штраф салынды. Ул мәхкәмә утырышы башкорт телендә, тәрҗемәче катнашында барган иде.

Соңрак журналист әлеге карарны республиканың Югары мәхкәмәсенә шикаять итте. Шикаятендә ул үзенә карата төзелгән беркетмәне дөрес тутырылмаган дип белдерде. Рәхмәтов фикеренчә, административ эш ачылуга нигез, гомумән, юк. Чөнки кануннарга ярашлы, хакимиятләр митинг уздыру турындагы белдерү хатына өч көн эчендә җавап бирмәсә һәм альтернатив урыннар тәкъдим итмәсә, чара килештерелгән дип санала, ди активист.

"Иң мөһиме, минем административ хокук бозу турындагы эшне карарга ярамый, чөнки митингны килештерүдән баш тартуның канунсызлыгы турында мин республика хөкүмәтен мәхкәмәгә бирдем", дип сөйли Рамил Рәхмәтов.

Әлеге шикаять Уфаның Киров районында карала башлады. Митингны килештерүдән баш тарту турындагы җавап хатын имзалаучы Башкортстан вице-премьеры Марат Мәгадиев мәхкәмгә чакырылган. "Әгәр мәхкәмә минем шикаятьне канәгатьләндерсә, минем "хокук бозу" турындагы эшнең нигезе булмас иде", дип Рәхмәтов. Ул Югары мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүен таләп иткән митинг 21 сентябрьдә узган иде. Анда төрле чыганаклар 300дән алып 700гә кадәр кеше катнашты дип белдерде. Чарада катнашучылар митингны килештерелгән, дип санады, чөнки оештыручыларның белдерү хатына Уфа мэриясе җавабы тиешле вакыттан соңрак килгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG