Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар теле укытучысы өендә тентү узды


Кырымтатар өендә тентү, архив фотосы
Кырымтатар өендә тентү, архив фотосы

Кырымның Ички районы Пушкино авылында кырымтатар башлангыч сыйныфы укытучысы Ленара Мустафаева һәм аның кайнанасы Аджер Мустафаеваның өйләрендә тентү узды. Тентү сәбәпләре билгеле түгел.

Укытучының ире Мустафа Мустафаевны куәт төркемнәре машинага утыртып Акъярга (Севастопольгә) алып киткәннәр. Фейсбукта шулай ук куәт төркемнәренең Ленара Мустафаеваның апасы яшәгән Киров районы Журавки авылына да тентү уздырырга киткәннәре хәбәр ителде.

Бу хәбәрне Ички район үзәгендә эшләүче исемен әйтмәскә үтенгән кырымтатар мәктәбе укытучысы Азатлыкка раслады. “"Әйе, бу авылда куәт төркемнәре укытучының өендә тентү уздыралар, авылдашлары өйләре янына тупланды. Ички район үзәгендә исә бүген Дәүләт шурасы көне уңаеннан депутатлар, министрлар катнашуында очрашулар, утырышлар бара", диде ул.

"Тентү иртәнге 6-7 сәгатьләрдә башлаган.Тентү дәвамында өй янында 12 полиция машинасы тора иде", диде бу авылда яшәүче кырымтатар язучысы Таир Халилов. "Кырымга болар килгән соң болай булачагы билгеле иде. Алар кырымтатарларны куркыту өчен моны эшли. Ни эшли ала бу укытучы, ул балаларны кырымтатар теленә укытып йөри иде", диде Азатлыкка.

Эсен-Эли авылында 1098 мең кеше яши, алардан яртысыннан күбрәге - кырымтатарлар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG