Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә сигез балалы гаиләдән балаларын алу карарын гамәлдә калдырды


Югары мәхкәмәдә
Югары мәхкәмәдә

Балалар гаиләдән вакытлыча алыначак. Асрама (опека) бүлеге мөдире ата-ананы балаларга тиешле тәрбия бирмәүдә гаепләде. Ана кеше исә мондый гаепләүнең бөтен сәбәп пикетка чыгу дип саный.

16 ноябрь Татарстан Югары мәхкәмәсе сигез бала анасы Илсөяр Вәлиевага карата элегрәк чыгарган карарны гамәлдә калдырды. 26 сентябрь Казанның Совет районы мәхкәмәсе балаларны гаиләдән вакытлыча алырга дип карар иткән иде.

Ирина Смирнова бәяләмәсе
Ирина Смирнова бәяләмәсе

Мәхкәмәдә Совет районы асрама бүлеге мөдире Ирина Смирнова әлеге гаилә ата-анасы балаларына тиешле тәрбия бирми, үз матди хәлләрен яхшырту өчен бернинди чаралар күрми дип белдерде. Ул ата-анага карарат башка күп кенә тәнкыйтьләр дә яудырды.

Элегрәк Илсөяр Вәлиева Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга таләп итеп пикетларга чыккан өчен шундый хәлгә калуын әйткән иде.

Беренче тапкыр пикетка чыкканда Вәлиева хакимият вәкилләре белән күрешеп сөйләшә ала. Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева аны үз янына чакыра.

Ирина Смирнова бәяләмәсе
Ирина Смирнова бәяләмәсе

"Президент киңәшчеләре 2017 ел өчен үз хисап кенәгәмне ачып алып килергә куштылар, гариза язылды, мөһер сугылды. Мин инде матди ярдәм булыр дип ышандым. Аннан соң фатир турында әйттем, ләкин алар берни дә белмибез диделәр. Ул көнне җыелышлары булды һәм Рөстәм Нургали улы күрмәсен өченме, миңа тиз генә хисап картасы ясап бирделәр, ике көннән хәбәр итәрбез иделәр. Фатир бирүче булмады, югыйсә мөһер суктылар, гариза язылды, ризалык бирделәр. Шуннан мин шәхсән Рөстәм әфәндегә кереп сорау бирергә булдым. Ләйлә Фазлыева, "Юк, ярамый", дип кертмәде. Шуннан уйлап торды да, миңа ак кәгазь бирде. Бурычларыңны каплар өчен күпме акча кирәк, яз диде. Мин, тулаем сумманы яздым да, аңа кәгазьне аңа бирдем. Ике көннән шалтыратырбыз диде дә, оныттылар", дип искә ала Илсөяр Вәлиева.

Илсөяр һәм Сәид Вәлиевлар бергә алты бала үстерәләр. Күп балалы ананың ике олы баласы инде үз гаиләләрен корган. Ата-ана аз акчалы эштә эшлиләр, айлык керемнәре 15 меңнән артмый икән. Балаларга күбрәк игътибар бирү теләге белән җәен ханым алты мең алып эшләгән урыныннан – Республика клиник психиатрия хастаханәсеннән киткән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG