Accessibility links

Хаҗга бармый калган мөселманнар акчаларын кире кайтара алмый


Быел хаҗга китүне кунакханәдә көткән мөселманнар.
Быел хаҗга китүне кунакханәдә көткән мөселманнар.

Русиянең кайбер төбәкләрендә хаҗга барырга теләп акча түләгән мөселманнар үзләрен алданган дип хис итә. Юллама саткан ширкәт вәгъдәләрен үтәми.

Татарстанның Әлмәт шәһәреннән Рамил (исемен үзгәртүне сорады) быел "Урал-Сервис" ширкәтеннән хаҗга юллама алган булган, әмма проблемнар килеп чыккач акчасын кире кайтарырга карар кылган. Әлегәчә моңа ирешә алмавын әйтә.

"Быел хаҗ алдыннан "Урал-Сервис" ширкәте хаҗга бару өчен 80 мең сумга юллама тәкъдим итте. Таныш хәзрәт аша булгач, бер дустым белән артык уйламыйча акчасын түләдек. Бернинди килешү дә тутырмадык, бары әйткән хисапка акча гына җибәрдек.

"Урал-Сервис" ширкәте быел 600 кешене хаҗга җибәрә алмаган дигән хәбәрдән соң мин шикләнеп акчамны кире алырга карар кылдым. Ширкәтнең җитәкчесе Ильяс Янгуразов үзенең урынбасары белән килеп быел хаҗга бара алмаганнарны җыеп, “кем тели акчаларны кайтарабыз”, диде.

"Хаҗ өчен түләгән акчаны кире кайтара алмыйм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00
йөкләү

Хәзер алар бернинди шалтыратуларга җавап бирмиләр. Инде ябылырлар дип куркам. Безнең җитәкчегә “минем акчаны кайтармыйлар” дип зарланган идем, “синең генә түгел, берничә ел акча җыеп хаҗга китәргә җыенган әбиләрнең акчаларын да кайтармыйлар әле” диде. Шундый кешеләр белән ничек эшләп була инде? Алар беркемнең дә шалтыратуларына җавап бирми, бәлкем инде ябылганнардыр.

Мин 80 мең сум акча түләдем. Кем өчендер бу чүптер, минем өчен акча. Бер тапкыр Янгуразов телефонын алгач, аңа зарлангач, ул миңа бер адрес бирде һәм шунда акчаны кайтаруны язып хат җибәрегез диде. Без хат һәм түләү турында чекны җибәрдек. Шуннан соң ким дигәндә 30 тапкыр шалтыраттым, җавап юк, акча да юк.

Хаҗга бара алмаучыларны башта гомрәгә, ә киләсе елга хаҗга җибәрергә вәгъдә иткәннәр иде, гомрәгә дә җибәрмиләр. Без инде прокуратурага барырга дип уйлаган идек, мөселман булгач сабыр итеп торырга булдык.

Мин "Урал-Сервис" дигән ширкәтне белгәнем дә юк иде. Хәзрәткә ышандык. Ул гаепле дә түгел инде. Кешеләр хәзер аңардан акчаларны сорый”, ди ул.

Быел "Урал-Сервис" ширкәте аша 100 мең сумга юллама алып Омскидан хаҗга китә алмаган 32 кешенең 5-6сы шулай ук акчаларын кире алырга исәп тоткан. Рамазан (исеме үзгәртелде) сүзләренчә, калганнарга зыян күргән буларак башта гомрәгә, ә аннары хаҗга җибәрергә вәгъдә иткәннәр.

"Гомрәгә дә җибәрмиләр, акчаны да кайтармыйлар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:21 0:00
йөкләү

"10 сентябрьдә "Урал-Сервис" җитәкчесе килде. Кайберләре акчаларны кайтаруны сорап мөрәҗәгать итте. Ширкәт җитәкчесе тулаем бөтен сумманы түгел, ә өлешләп кайтарачакларын әйтте. Акчаларын алмаучыларны башта бүләк буларак гомрәгә, ә киләсе елга хаҗга җибәрәчәкләрен әйттеләр. Гомрәгә китүне сентябрь азагында әйтәбез диделәр, булмады. Аннары 17 ноябрьдә билгеле булачак диде. Шулай ук көн узды, беркем берни дәшми. Акчаларын кире сораучыларга да җавап бирүче юк.

Без акчаларны мәчеттә бернинди килешүсез генә түләдек. Соңрак мәчеткә барып акчаны сорагач минем белән бик дорфа сөйләштеләр. Ярар инде мин, әле бит анда тиенен-тиенгә җыйган әбиләр бар. Бер әби тетра пак пакетларын җыеп сатып юллама алган. Әбиләрне ничек алдап була инде? Бернинди белдерүләр дә юк. Бу бит җинаять эшенә тарта”, диде Рамазан.

Азатлык аңлатма алырга теләп "Урал-Сервис" ширкәте җитәкчесенә шалтыратып карады, әмма ул телефонын алмады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG